Саба таңнары

Компьютер уеннары… файдалы?!

Тирә-юньдәгеләр компьютер уеннарының зыяны хакында сөйли. Имеш, алар баланың ныгып җитмәгән акылына зыян сала. Әгәр дә сез тиешле бер вакыт билгеләп артыгын уйнатмыйсыз икән, компьютер уеннарының бер зыяны да юк. Әле ул гына да түгел, уеннар аша бала логик фикерләү сәләтен үстерер, үз-үзендә ышаныч хисе тояр. Бу турыда тулырак сөйләшик.

Һәр нәрсәнең чамасы бар. Идеаль вакыт — көненә 40 минут. Сәгать ярымга кадәр компьютер артында утырса була әле, ә менә 2 сәгатьтән артса инде зыянга китә дигән сүз. Шуңа да режимны саклагыз.

1. Видеоуеннар биремнәр үтәргә өйрәтә

Заман видеоуеннары виуаль яктан бик бай, якты, детальле. Минут саен бала алдына яңа бурычлар куела, ул аларны үтәргә өйрәнә. Әле бит анда тиешле вакытка да сыешырга кирәк!

2. Видеоуеннар балада максатчаклык тәрбияли

Статистика буенча, уен вакытының 80% җиңелүгә сарыф ителә. Гел җиңелгәч ник балалар гел уйный соң? Җавап бер — максат бар. Шуңа ирешү теләге баланы алга әйди.

3. Видеоуеннар аралашырга өйрәтә

Видеоуеннар арасында онлайн-уеннар лидерлар рәтендә. Анда бала үзе генә түгел, үзе кебек уенчылар белән уйный, аралаша. Конфликтлардан читләшергә, туган мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә.

4. Видеоуеннар игътибарлылыкны арттыра

Уен баланы ял иттерә. Укудан арып кайткач бала шул рәвешле ял итә. Игътибарлылык өчен дә уен шәп күнегү: уенчының игътибары бер вакытта 6-7 объектка юнәлә.

5. Видеоуеннар инициативалы кешеләр тәрбияли

Гадәттә, уеннарда кагыйдәләр юк. Бурыч һәм максатлар бар, кагыйдәләр юк. Аны ничек ирешәсен үзеңә хәл итәргә кала. Бу балада креатив, инициатива тәрбияли, фантазия үстерә.

http://sabantuytatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 12:47
    Празднование Курбан-Байрама в Казани в 1945г
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Выборы Динар Байтимиров
  • 24 февраля 2018 в 10:56
    Лариса Гузееваның кызы әнисенең куркыныч серен ача Акстриса һәм телевидения алып баручысы Лариса Гузееваның 16 яшьлек Ольга исемел кызы бар. Ул дизайнер булырга хыяллана.
    513
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 16:53
    Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде.
    460
    0
    1
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Контрактчы Илнар ялга кайткан Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.
    410
    0
    2
  • 23 февраля 2018 в 15:04
    Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
    397
    0
    2
  • 24 февраля 2018 в 16:34
    Чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары 23 февральдә Лесхоз бистәсендә чаңгы буенча Саба муниципаль районы коллективлары арасында шәхси-команда ярышлары узды.
    352
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 16:32
    22 яшьлек спортчы кызының үлемендә әнисе табибларны гаепли Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарәсе рапирачы Татьяна Голосеева үлеменнән соң, кардиоүзәк табибларын тикшерә.
    352
    0
    0
  • 24 февраля 2018 в 14:05
    Концерт "Ә без кемнән ким әле?" 22 февраль конне Саба мэдэният йортында "Ә без кемнән ким әле?" дип исемлэнгэн концерт булды. Кич буе артистлар узләренең hөнәрләрен күрсәттеләр. Тамашаучылар hәр номерны көчле алкышларга күмделәр.
    319
    0
    0
  • 23 февраля 2018 в 11:11
    Ат җене кагылган Марат Дөньяның торган саен яңа яклары ачыла. Мин үзем, мәсәлән, бүген барлык яшьләр дә акчага, машинага мөкиббән дип белә идем. Саба районының таралып бетә язган Чәбки Хуҗа авылында ат фермасы салып куйган Марат Насыйбуллов белән якыннан танышкач, җанга ниндидер рәхәтлек өстәлгәндәй булды. Ачык йөзле, ачык фикерле бу егет янәшәсендә бер миңа гына түгел, бөтенесенә дә җиңелрәктер кебек тоелды.
    284
    0
    4