Саба таңнары

Коррупция: кайсы район табиблары ришвәт ала

2015 елда Татарстанда коррупция белән көрәш шактый нәтиҗәле булган. Республикада ришвәтчелек күләме кимеде, дип санаучылар саны 41 процентка җиткән. Бу турыда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте. Матбугат конференциясе 2015 елда халык арасында оештырылган социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланды. Ул Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча...

2015 елда Татарстанда коррупция белән көрәш шактый нәтиҗәле булган. Республикада ришвәтчелек күләме кимеде, дип санаучылар саны 41 процентка җиткән.

Бу турыда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте. Матбугат конференциясе 2015 елда халык арасында оештырылган социологик сораштыру нәтиҗәләренә багышланды. Ул Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Идарәсенең оештыру бүлеге җитәкчесе Алексей Панкратов рәислегендә узды.

- Коррупция республика икътисадының һәрбер тармагында диярлек очрый. Бу аңлашыла да, Татарстан икътисади яктан аеруча алга киткән төбәкләрдән санала. Икътисад никадәр баерак булса, коррупция өчен мөмкинлекләр дә зуррак, - дип башлады сүзен Алексей Панкратов.

Коррупция очраклары кими

Хәер, 2015 елда Татарстанның социаль-икътисади мониторинг комитеты тарафыннан уздырылган социологик сораштыру республикада коррупция белән бәйле вәзгыятьнең бераз яхшыруын күрсәткән.

- Агымдагы елда коррупция белән бәйле вәзгыять яхшырды дип санаучы кешеләр саны шактый артты һәм 41 процентка җитте. Моңа кадәр исә күпләр "бу өлкәдә бернинди дә уңай үзгәреш юк" дип җавап бирә иде. Ә менә коррупция очраклары артты дип җавап бирүчеләр саны 2011 елда 30 процент булса, быел 15 процент тәшкил итә, - дип белдерде Ольга Семенова.

Шунысы мөһим, күпләр өчен коррупция - ул кемгә дә булса ришвәт бирү. Соңгы мәгълүматларга караганда, аның уртача күләме 33 мең сум тәшкил итә.

- Халык коррупциянең төп сәбәбен түрәләр эшчәнлегенең тиешле дәрәҗәдә үтә күренмәле булмавы белән аңлата. Ришвәтчелек өчен җәзаның "адекват" булмавы да коррупциягә юл ача, дип уйлаучылар да юк түгел, - дип дәвам итте сүзен белгеч.

Ришвәтчеләр - полиция, табиб һәм укытучылар

"Коррупция шәхси тормышымда комачаулый" дип җавап бирүчеләр саны 2015 елда 2011 ел белән чагыштырганда 18 процентка (!) кимегән.

- Тагын бер мөһим күрсәткеч: 2009 елдан алып 2015 елга кадәр Татарстанда коррупция белән очрашкан кешеләр саны тотрыклы рәвештә кимүгә таба бара. 2009-2011 елларда республикада һәр бишенче татарстанлы "ришвәтчелек белән очраштым" дип җавап бирсә, хәзер исә бу фикер белән һәр унынчы татарстанлы килешә, - диде Ольга Семенова.

Халык фикеренчә, коррупция очраклары аеруча еш теркәлә торган тармаклар булып һәрвакыттагыча ЮХИДИ, сәламәтлек саклау һәм белем бирү өлкәләре санала. Татарстанлыларның 59,1 проценты полиция хезмәткәрләрен, 52,6 проценты - табибларны, ә 48,3 проценты - вуз мөгаллимнәрен ришвәтчелектә гаепли.

Конкрет районнарга тукталсак, Алексеевск, Бөгелмә, Лаеш, Мөслим, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Чистай халкының 80 проценттан артыгы ришвәтчелек очракларының күбесе ЮХИДИ тармагында очрый дип җавап биргән. Табибларның ришвәт алу очраклары Арча, Әтнә, Балтач, Бөгелмә, Кукмара, Чистай һәм Яңа Чишмә районнарында аеруча еш теркәлә икән. Вуз укытучыларының канунсыз байлыкка мөкиббән булуын Алексеевск, Апас, Әтнә, Кукмара, Мөслим, Тукай һәм Теләче халкы ассызыклаган.

Коррупциягә каршы тору өчен татарстанлылар ришвәтчелеккә каршы көрәш белән бәйле законнарны катгыйлатырга, бюджет чараларының бүленешен җитди контрольгә алырга кирәк дип саный.

Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 30.07.2015

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 24 февраля 2018 в 12:47
    Празднование Курбан-Байрама в Казани в 1945г
  • 24 февраля 2018 в 11:08
    Выборы Динар Байтимиров
  • 21 февраля 2018 в 07:56
    Яңалыклар тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева үз вазифасыннан азат ителде «Беренче канал»дагы «Время» тапшыруын алып баручы Екатерина Андреева Мәскәүнең кичке эфирларына чыкмый башлады. Аның урынына «Беренче канал» генераль директорының урынбасарын Кирилл Клейменовны куйдылар.
    839
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 08:40
    СОҢГЫ СЕЛФИ ҺӘМ ХУШЛАШУ СҮЗЛӘРЕ… /ФОТО, ВИДЕО/ Кичә Ижевскта апалы-сеңелле ике кыз кичкырын биек йортның соңгы катындагы балконнан сикергәннәр. 15 яшьлек Настя һәм 12 яшьлек Маша үз-үзләренә кул салыр алдыннан инстаграмга видео һәм хушлашу сүзләре язып салганнар.
    762
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 17:06
    Җырчы Иркәгә нәрсә булган?! «Нооо,авыр да булды бу кон…» дип, башлаган сүзен Иркә үзенең аккаунтында.
    563
    0
    0
  • 21 февраля 2018 в 19:09
    Мәскәү салкыннары Татарстанга килә 23-28 февральдә Россия башкаласында уртача температура нормадан 7-12 градуска кимрәк булачак.
    439
    0
    1
  • 23 февраля 2018 в 16:53
    Ләйсән Гыймаева яңалыгы белән уртаклаша Ләйсән Гыймаеваның өченчегә бәбәй көткәнен күбесе инде күптән сизеп алса да, җырчы бу көннәргә кадәр һаман сер бирмәде: «әйе» димәде, «юк» димәде.
    419
    0
    1
  • 21 февраля 2018 в 18:10
    Казанбаш мәктәбе укучылары агулану буенча тикшерү төгәлләнгән Арча районында гаеплеләр җәзага тартылган.
    412
    0
    0
  • 22 февраля 2018 в 11:12
    Контрактчы Илнар ялга кайткан Бүген районыбыздан 95 егет Россиянең төрле төбәкләрендә хәрби бурычын үти. Егетләрнең күбесе Домодедово, Мытищи, Йошкар-Ола шәһәрләрендә хезмәт итә. Быел барлыгы 254 егет хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенә киләчәк.
    391
    0
    2
  • 23 февраля 2018 в 15:04
    Ике яклы кеше үзенә урын таба алмый Саба мәчетенә атна саен җомга намазына ике йөзләп кеше җыела икән. Җыйнак кына мәчеттә бер залга гына сыеша алмыйча, икенчесенә чыгалар. Шуңа күрә халык акчасына һәм оешмалар ярдәме белән яңасын сала башлаганнар. Мәчеткә йөрүчеләр арасында яшьләр дә күп. Дөрес, бу гамәлне аңлап кабул итүчеләр дә, хупламаучылар да бар.
    352
    0
    2