Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кремль яр буенда Яңа ел шәһәрчеге ябыла

Бүген 19.00 сәгатьтә Кыш бабай балалар белән саубуллаша.

Бүген Казанның Кремль яр буенда   Яңа ел шәһәрчеге ябыла. Ул узган елның 16 декабреннән бирле эшли иде. Бу хакта Кремль яр буе оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны әкият шәһәре ябылу чарасына чакыралар. 19.00 сәгатьтә Кыш бабай балалар белән саубуллашачак һәм лаеклы ялга китәчәк.
Шәһәрчек бүген 22.00 сәгатькә кадәр эшли.

Февральдә Кыш бабай һәм эльфлар урынын башка әкият геройлары алачак.

Бу кышта шәһәрчектә 400 меңнән артык кеше булган.


http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев