Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Көрәш хөкемдарлары имтихан тапшыра

Кичә һәм бүген көрәш буенча хөкемдарлар Казанга җыелды. «Ак Барс» Көрәш Сараенда алар өчен уку-укыту семинары узды. Бүген алар имтихан тапшыра.

Көрәшне хөкем итүче судьялар ике көн дәвамында төрле файдалы мәгълүмат алды. 16 сәгатьлек уку-укыту программасында физик культура академиясендә белем бирүче галим-практиклар, танылган тренерлар, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы вәкилләре төрле өлкәләрдә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты, теоретик белем бирде.

Әйтик, беренче көнне республиканың танылган тренеры Азат Әхәтов белән Вакыйф Дәүләтшин көрәшчеләрне ярышларга әзерләү, күп көрәшчеләр арасыннан бәйгеләргә сайлап алу серләре белән уртаклашты. Шул ук көнне алар көрәш турында фильм карап, анализ ясадылар.

Судья категорияләре хакында сөйләргә спорт министрлыгыннан вәкил килгән иде. Ул хөкемдарларга һәм спортчыларга квалификацияләр бирү турындагы яңалыклар, нигзеләмәләр белән Россиянең спорт министрлыгы сайтыннан белешеп торырга киңәш итте. Аның чыгышы бигрәк тә зур кызыксыну уятты. Әйтик, еш кына теге яки бу спортчыга, нормативны үтәгән очракта да, спорт остасы дигән исем бирелмичә кала икән. Сәбәбе — спортчының я спорт остасына кандидат дигән исеме юк, яки тиешле ярышларда катнашмаган, ул ярышларда кирәкле күләмдә спортчылар җыелмаган. «1нче разрядлы спортчылар катнашырга тиеш дигән мастерлык турнирында катнашып аны отса, көрәшчегә спорт остасы исеме биреләчәк. 1нче разряд ике елга гына бирелә — онытмагыз шуны!», диде спорт министрлыгы вәкиле.

Әлбәттә, аннан көрәш буенча Татарстанның спорт остасы, Атказанган спорт остасы кебек дәрәҗәләр турында да сорадылар. Вәкил сүзләренә караганда, андый исемнәр бары тик татарча көрәштә генә булган. Ләкин хәзер инде көрәш исемен дә үзгәртте, башка дәрәҗәгә дә чыкты, шуңа күрә республика дәрәҗәсендәге исемнәрнең кирәге дә калмады. «Әгәр без моңа кайтабыз икән, янә артка чигенәбез дигән сүз бу, бу инде тарих, онытыгыз ул турыда!», — диде ул. Шуңа күрә дәрәҗәле турнирларны, әйтик, Татарстан чемпионатын откан көрәшчегә 1нче разряд кына бирелә, бу Россиянең спорт министрлыгы тарафыннан расланган. Шунысы да, Татарстанның спорт остасы, Атказанган спорт остасы дигән исемнәрнең инде бүгенге көндә бернинди дә көче юк икән. Онытырга кушалар…

Бүген исә хөкемдарлар имтихан бирәчәк. Экзаменаторлар — Азат Әхәтов, Вакыйф Дәүләтшин, Фәрит Шәйхетдинов, Ремис Ильгамов. «Ни пуха, ни пера!», диләрме әле?

IMG_1056 IMG_1057 IMG_1059 IMG_1061 IMG_1063 IMG_1064 IMG_1072

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев