Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ксения Собчак президентлыкка дәгъва кыла

2018 елгы Россия Президенты сайлауларына тагын бер намзәт билгеле булды. Ул – Ксения Собчак! Сораштырулар күрсәткәнчә, Собчакны Россия халкының 95 проценты ишетеп белә икән. Телевизордан күреп торабыз: бу ханым кая барса да фикерен ярып әйтә, тавыш-гауга чыгара, байлыгы белән масаерга ярата. Чынлыкта, Ксения Собчак кем ул һәм бу урын аңа ник кирәк?

Ксения Собчак президент кәнәфиен дауларга җыенуын әйткәч, берәүләр эче катып көлде, икенчеләр аптырап калды. Ни дисәң дә, шоуменнан моны көтмәгән идек. Ксения “Дом – 2” тапшыруының элекке алып баручысы, аның төп тамашачысы – эшсезлектән өйдә тилмерүче хатын-кызлар.

– Россия көннән-көн урта гасырлар дәрәҗәсенә тәгәри, – ди Ксения үзенең халыкка мөрәҗәгатендә. – Чиновниклар урлый, законнар үтәлми, сайлаулар гадел үтми. Миңа 18 яшь тулганда Владимир Путин президент кәнәфиенә утырган иде. Хәзер миңа 36 яшь, ә ул һаман әлеге вазыйфада. Ул елда туган балалар инде беренче тапкыр сайлауларда тавыш бирәчәк, күпме вакыт үткән – бу хакта уйланыгыз әле. Тиздән улым үсеп җитәр, анда да президент үзгәрмәсме? Оппозиция исемлегендә һаман Зюганов, Жириновский, Явлинскийлар һәм аларның дублерлары торырмы?

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев