Кукмара һәм Венгрия дәүләтенең Кишкунфеледьхаза шәһәре арасында килешү төзелде
Очрашуның максаты - районның авыл хуҗалыгы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, уртак проектларны тормышка ашыруны дәвам итү.
(Кукмара, 25 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында Венгрия делегациясе булып китте. Аның максаты районның авыл хуҗалыгы белән танышу, тәҗрибә уртаклашу, турыдан-туры эшлекле элемтәләр урнаштыру, уртак проектларны тормышка ашыруны дәвам итү иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Нәтиҗәдә безнең район һәм Венгрия дәүләтенең Кишкунфеледьхаза шәһәре арасындагы хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев