КУЛ КАЛТЫРАУ ЧИР БИЛГЕСЕ ТҮГЕЛМЕ?
Куллар калтырау көчле стресс, физик эштән соң да башлана ала.
В төркеме витаминнары нерв системасын ныгытырга булыша. Саф һавада ешрак булыгыз, ял итәргә тырышыгыз. Тынычлангач та калтырау кимеми икән, неврологка мөрәҗәгать итегез. Моңа умырткаара бүсер сәбәпче була ала. Невролог бер чир дә тапмаса, нейрохирургка күренергә кирәк.
Куллар калтырауга китерүче авырулар күп, аның сәбәбе калкансыман биз, йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы чирләре дә булырга мөмкин. Алкоголь белән мавыгучылар арасында кул калтырауга зарланучылар күп. Мондый проблема бар икән, тәмәке тартуны ташларга, исерткеч эчемлекләр, кофеин куллануны киметергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев