Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр! – 2017” спорт-интеллектуаль бәйгесе

15 нче ноябрьда Балалар иҗат үзәгендә традицион булган “Кыюлар! Җитезләр! Көчлеләр! - 2017” спорт- интеллектуаль бәйгесе үткәрелде.

Уенда 22 мәктәптәпнең 12 җыелма командасы көч сынашты. Уен 10 төрдәге төрле станцияләргә бүленеп уздырылды. Һәр команда үзенә тапшырылган бәяләү кәгазьләренә баллар җыйды.

Иң югары балл җыючы командалар Сәләтле балалар интернат- мәктәбе һәм Сатыш урта мәктәпләре, алар 1 нче урынга лаек булып, бәйгенең абсолют чемпионы исемен алдылар. 2 урынга Саба гимназиясе һәм Шәмәрдән лицееның “РДШ” командалары чыкса, 3 нче урынны Иштуган һәм Явлаштау урта мәктәпләре укучылары бүлештеләр.

Бәйге Район балалар Думасы активистлары көче белән уздырылды. Активист укучылар, алдан әзерләнгән төрле биремнәр белән, уенда катнашучыларны сынап карадылар.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашкан командаларга  бүләкләр, грамоталар һәм сертификатлар тапшырылды.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев