Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтендә бетонболгаткыч машина йөртүчесе һәлак булган

Фаҗига Казан – Оренбург юлында Александров авылы янында булган.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанның Лаеш районында юл кырыена төшеп киткән бетонболгаткыч машинаның 32 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез булган. Казан – Оренбург юлында Александров авылы янында юл кырыена "КАМАЗ” бетонболгаткыч машина төшеп китү турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләрне чакыру 112 бердәм телефон номерына җиткерелә.

Һәлакәт аркасында машина йөртүченең – 32 яшьлек ир-атның гомере өзелгән.

Фаҗига урынында 118 нче янгын-коткару отряды, полиция һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X