Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЛДПР партиясенең Татарстандагы вәкиле сайлауларда хокук бозулар булмавын әйтте

Татарстан халкы җаваплы, киң күңелле, намуслы, дип бәя бирде сайлаучыларга Марсель Габдрахманов.

“Татарстан халкы җаваплы, киң күңелле, намуслы. Бездә халык сүз тыңлаучан”, - дип бәя бирде ЛДПР сәяси партиясе территориаль төбәк бүлеге координаторы җитәкчесе урынбасары Марсель Габдрахманов республика сайлаучыларына.

 Аның сүзләренчә, партиядән булган күзәтүчеләр сайлау участокларында хокук бозу очракларын ачыкламаган.

“Безне хәтта Мәскәү дә контрольдә тота. Бөтен җирдә камералар эшли, хокук саклау органнары вәкилләре сафта”, - диде ул.

ЛДПР вәкиле сайлау алды капманиясе вакытында булган кытыршылыкларны да әйтеп үтте. Бигрәк тә дебатларга бирелгән вакытның аз булуына ишарәләде.

“1 минут 50 секунд эчендә кандидатның программасы хакында нәрсә сөйләп җиткерергә мөмкин инде. Бу вакыт бик аз”, - диде һәм бу кимчелекләрнең башка төбәкләрдә дә булуын әйтте.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X