Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Үлемсез полк» йөрешен сентябрьгә күчерергә планлаштыралар

Акцияне күчерү коронавирус таралу куркынычы саклану белән бәйле булырга мөмкин.

Элегрәк Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында 9 майдан 26 июльгә күчерелгән «Үлемсез полк» акциясен 2 сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. Бу хакта мәгълүмат чыганакларына сылтама белән «Ведомости» газетасы хәбәр итә.

Мәскәү мэриясенә якын зат һәм илнең бер төбәге җитәкчелеге белән бәйле кеше «Үлемсез полк» йөреше вакыты үгәрүе турында сөйләделәр.

Башкала мэриясенә якын булган зат сүзләренә караганда, Мәскәүдә әлеге акциягә әле әзерләнә башламаганнар. Ул аны үткәрү мөмкинлеге 2 сентябрь булыр, дип атады.

Шул ук датаны Федерация субъектларының берсе җитәкчелеге белән бәйле кеше раслады. Йөрешне күчерүнең сәбәбе итеп ул коронавирус белән булган хәлне атады.

Шул ук вакытта федераль түрә «Үлемсез полк»ның начар һава шартлары белән күчерелүенә бәйле булуын әйтә. Эссе һавада йөрештә катнашучыларга начар булырга мөмкин, дип аңлатты ул.

Элегрәк «Татар-информ» РФ Президенты Владимир Путин 26 майда «Үлемсез полк» маршын 26 июльдә, Россия Хәрби-диңгез флоты көнендә үткәрергә тәкъдим иткәнлеген хәбәр иткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев