Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе

Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.

Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.

“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.

  • Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар. 

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев