Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үлгән терлекләрне ур­­­наштырып тору өчен суыт­кыч куелды

Торак-коммуналь хуҗалы­гы­ның каты көнкүреш кал­дыкларын түгү полигонын­да үлгән терлекләрне ур­­­наштырып тору өчен суыт­кыч куелачак, дип хәбәр иткән идек. Бу атнада махсус суыткыч-контейнер эшли башлады. Үлгән терлекләр хуҗалыклардан да, халыктан да кабул ителә. Урыннарга чыгып терлекләрне алып кайту өчен махсус машина кайтартылган. Шәхси ихатада терлек егылып үлсә, бу бөтен авыл өчен...

Торак-коммуналь хуҗалы­гы­ның каты көнкүреш кал­дыкларын түгү полигонын­да үлгән терлекләрне ур­­­наштырып тору өчен суыт­кыч куелачак, дип хәбәр иткән идек. Бу атнада махсус суыткыч-контейнер эшли башлады. Үлгән терлекләр хуҗалыклардан да, халыктан да кабул ителә. Урыннарга чыгып терлекләрне алып кайту өчен махсус машина кайтартылган. Шәхси ихатада терлек егылып үлсә, бу бөтен авыл өчен гадәттән тыш вакыйга. Әмма тормыш булгач, андый хәлләр дә булгалый. Әле ул үлгән терлекне техника барлап, үләт базына илтеп урнаштыру да күп кенә мәшәкатьләр тудыра авыл кешесенә. Полигонга урнаштырылган су­­ыт­­кычлар бу очракта бик кулай.

- Терлеге үлеп киткән икән, көне, сәгате, сыер яки сарык булуын безгә, диспетчерга 2-33-94 номерына шалтыратырга тиеш булалар. Алынган хәбәр аерым журналга теркәлеп бара. Адресларын, кем хуҗалыгында булуын төгәл әйтүләрен сорыйбыз, - ди торак-коммуналь хуҗалыгы начальнигы Илнур Хәбибуллин.

Районның баш мал табибы Айрат Шакиров әйтүенчә, үлгән терлекләрне бу рәвеш­ле утильләштерү экологик иминлекне тәэмин итүне күздә тота. Үлгән терлек җибәрелгәнче нинди авырудан үлүен ачыклау өчен, ветеринар табиблар контролендә булырга тиеш. Бу шәхси хуҗалыкка да, колхозларга да кагыла. Шулай булгач, терлек үлгән очракта, авылдагы мал табибына хәбәр итү мөһим.

Халыкны иң нык кызыксындырганы әлеге хезмәтнең түләүле булу-булмавы. Әлеге хезмәт бушлай булачак, дип ышандыра оештыручылар.

Алабугадагы "Сария Био-Индастрис Волга" биокалдык­ларны эш­кәр­тү заводында сөяк оны һәм ике төрдә терлек һәм техник май җитештерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев