Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җәлил укулары» бәйгесенең финалистлары Казанга җыела

Иртәгә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.

Бүген II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең финалы узачак. Герой-шагыйрьнең ижади мирасын популярлаштыруга үз өлешен керткән яшь талантлар башкалабыз Казанга җыела. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел конкурста 7 меңгә якын катнашучы булды. Алар «М.Җәлил шигырьләре татар телендә», «М.Җәлил шигырьләре рус телендә», «Яшь җәлилчеләр», «Җәлил турында», «М.Җәлил дөнья телләрендә» номинацияләрендә көч сынашты. Финалга иң яхшылары узды.

Бүген «Тукай клубы»нда катнашучыларны төп сынау көтә. Аннары алар өчен фронтовик язучыларның балалары белән очрашу оештырыла.

Иртәгә, 18 февраль көнне, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә II Халыкара «Җәлил укулары» бәйгесенең йомгаклау концерты үтәчәк.

Фото: tatar-congress.org

Чыганак: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X