Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лилия Сәлахетдинова хәйрияче Әсгать Галимҗановка атап бәет язган

2016 ел кайгылы хәбәрдән башланып китте. 80 яшьлек легендар хәйрияче Әсгать Галимҗанов якты дөньядан китеп барды. Аңа атап Лилия Сәлахетдинова бәет чыгарган: ӘСХӘТ АБЫЙ БӘЕТЕ Бисмилламны әйтеп башлыйм, Бөек Әсхәт абый бәетен. Хәлал юлда ул мал тапкан, Җиргә сипкән изгелеген. Олаучы хезмәте белән Автобуслар юньләгәнен, Беләбез без җитмеш бишне Алып...

2016 ел кайгылы хәбәрдән башланып китте. 80 яшьлек легендар хәйрияче Әсгать Галимҗанов якты дөньядан китеп барды. Аңа атап Лилия Сәлахетдинова бәет чыгарган:

ӘСХӘТ АБЫЙ БӘЕТЕ

Бисмилламны әйтеп башлыйм,
Бөек Әсхәт абый бәетен.
Хәлал юлда ул мал тапкан,
Җиргә сипкән изгелеген.
Олаучы хезмәте белән
Автобуслар юньләгәнен,
Беләбез без җитмеш бишне
Алып бүләк иткәнлеген.
Ул тойгандыр йөрәк белән
Үзенең кемгә кирәклеген.
Ятимнәрне сөендергән
Биреп соңгы тиеннәрен.
Әсхәт абый - үрнәк кеше,
Ваклаган ул сиксән яшен.
Авырлыклар аз булмаган,
Зарланмаган, кыскан тешен.
Үзе тапкан акчасына
Гел дә алган бүләкләрен.
Әсхәт абый Дәү әтисе
Республика ятименең.
Һәркем белә фатирын да
Ул мохтаҗга биргәнлеген.
Почмагыннан чыгып китеп,
Баракларда яшәгәнен.
Ул беркайчан сорамаган,
Белгән бары читнең хәлен.
Алтын булса сатар иде
Хаттә таккан медальләрен.
Гади, горур Әсхәт абый.
Бик кызганыч, ташлап киттең.
Син пәйгамбәр өммәтеннән,
Нәкъ сөннәтчә шул яшәдең.
Сирәкләрнең тере чакта
Беләбез без кадерләрен.
Синең һәйкәл Әсхәт абый
Бер өлеше зур кирмәннең.
Исән чагыңда күрделәр,
Йөрәкләрдә кылган эшең.
Рәхмәт сезгә, Әсхәт ага,
Сез үрнәге бу милләтнең.
Ихлас укып дога кылам,
Телим аңа җәннәт түрен.
Әсхәт абый лаек моңа,
Беләм, дустым, килешәсең.
Шул ятимнәр урап алып,
Җәннәтләргә аны илтер.
"Балалар! Сез алдан", - диеп
Ул анда да юл күрсәтер.
Белешмә:
Әсхәт абый Галимҗанов (1936-2016) Апас районының Балыкчы исемле авылында туып үскән. Үзенең 80 ел гомере эчендә дистәләгән ятимнәр йортларына, сугышларда катнашучыларга һ.б. үз хәлал тир көче белән эшләп алган акчасына бүләкләр алып, мохтаҗларны сөендергән. Безгә билгеле булган 75 автобус, 2 бүлмәле фатиры... 2008 елда Татарстан башкаласында, Кремль янында, арбасына балалар утырткан, атны дилбегәсеннән тотып торган рәвештә тасвирланган, хәйрияче Әсхәт Галимҗановның һәйкәле ачылды.
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X