Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды

9 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә Халыкара агросәнәгать форумы һәм “Алтын көз – 2019” күргәзмәсе кысаларында берничә эшлекле очрашу уздырды.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы экспозициясендә Россия Федерациясе  авыл  хуҗалыгы  министрының  беренче  урынбасары   Джамбулат Хатуов булды. Ул куелган  продукцияне  зур   кызыксыну  белән  карап  чыкты.  Аннары  Марат Җәббаров һәм   Джамбулат Хатуов республикада  авыл  хуҗалыгы  тармагын  үстерүнең  перспективалары  турында  сөйләштеләр.  

Татарстан   экспозициясе  Россиядә  Ирландия  илчесе  Эдриан МакДейдны  кызыксындырды.  Республика    делегациясе  белән  очрашу  барышында  үзара файдалы хезмәттәшлек  мәсьәләләре  хакында  фикер алыштылар.  

 «ФосАгро-Регион» челтәре генераль  директоры    Андрей Вовко белән Марат Җәббаров “яшел”  агротехнологияләрне һәм экологик  чиста    минераль ашламалар  куллану  мәсьәләләре хакында  фикер алыштылар.     Очрашу  йомгаклары  буенча  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы һәм «ФосАгро-Регион» челтәре  арасында минераль  ашламалар  һәм     агротехнологияләрне  үстерү  өлкәсендә  хезмәттәшлек  турында  килешү  имзаланды.  

 Марат Җәббаров, Халыкара  агросәнәгать форумында  һәм “Алтын  көз  -2019” күргәзмәсендә Татарстан  делегациясе  җитәкчесе буларак,   Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  департаментлары  җитәкчеләре  һәм  башка  төбәкләр делегацияләре  белән  очрашты.   

Массакүләм мәгълүмат чараларында чаралары  да  игътибардан  төшеп  калмадылар,  министр  тыгыз  эшлекле  графикта  алар  белән  дә очрашуга  да  вакыт  тапты.   

Форум  һәм күргәзмә  эше   12 октябрьгә кадәр  дәвам  итә.   Татарстан делегациясе форумның  эшлекле  программасы  кысаларында  түгәрәк  өстәлләрдә һәм      конференцияләрдә  катнаша,  шулай  ук  күргәзмә  кунакларын  республиканың   Мәскәүдәге  экспозициясен  карарга  чакыра.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев