Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Җәббаров язгы кыр эшләренә әзерләнү буенча барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды

Кичә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.

Сөйләшү барышында Марат Җәббаров барлык районнарга язгы чәчүгә әзерләнүне бу атна ахырына тәмамлау бурычын куйды, минераль ашламалар кертүнең мөһимлегенә, орлыклар сыйфатына, аларны тиешенчә эшкәртүгә, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклау чараларын кичектермичә үтәүгә игътибар итәргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамларга кушты. «30 марттан 3 апрельгә кадәр барлык техниканы комиссия тарафыннан кабул итү үткәреләчәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов тарафыннан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә җитештерү имгәнүләрен профилактикалау турында мәгълүмати-аңлату эше үткәрелде. Ул Онлайнинспекция.рф махсуслаштырылган ресурсны өйрәнергә кушты, аның нигезендә хезмәт мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча түләүсез консультация алу өчен хезмәт инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә яисә читтән торып үз оешмаңа тикшерү уздырырга мөмкин.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов 2020 елгы язгы кыр эшләрен башкару буенча өстенлекләрне билгеләп үтте. Ул игенчеләргә чәчү өчен оригиналь һәм элиталы орлыклар кулланырга кушты, аларны алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан 40% күләмендә субсидия каралган. Министр урынбасары шулай ук кайтарыла торган орлыкларны карантин авырулары булу-булмауга катгый рәвештә тикшерү уздырырга кушты. Илдус Габдрахманов АгроСемЭксперт порталында орлыкларның булу-булмавы, бәяләре турында мәгълүмат булуы һәм аның аша орлыкларны сатып алырга мөмкин булуы хакында искәртте.

Моннан тыш, министр урынбасары минераль ашламалар кертүнең һәм туфракны известьлауның мөһимлегенә аерым тукталды, ашламаларга субсидияләр алу өчен иртәгедән, ягъни 24 марттан да соңга калмыйча, документлар тапшырырга кирәк, дип өстәде ул.

Яклау чараларын уздыру турында сөйләгәндә, Илдус Габдрахманов гектардан 5-10 центнер уңыш арттыруга ярдәм итә торган эретмә агрегатларын кулланырга кирәклеген искә төшерде. Агроиминләштерүгә килгәндә, монда министр урынбасары гадәттән тыш очракларда һәлак булган уңыш өчен түләүне бары тик уңыш иминләштерелгән очракта гына алып булырга мөмкин булуын ассызыклады. Ул аграрчыларга моны алданрак кайгыртырга кушты, ә бит иминләштерүгә чыгымнарның 90%ка кадәре бюджеттан субсидияләнә.

Техниканың кыр эшләренә әзерлеге турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов мәгълүмат бирде, тракторларның әзерлеге 94% тәшкил итә, чәчкечләр һәм чәчү комплекслары – 92%. «Вакыт бик аз калып бара. Барлык ремонт эшләрен тизләтергә кирәк», – диде министр урынбасары һәм шулай ук күләмле техниканы гомуми файдалану юлларында йөртү таләпләрен катгый үтәргә һәм андый техниканы көндезге вакытта гына йөртергә өндәде. Моннан тыш, Тәлгать Таһирҗанов аграрчыларның ташламалы ягулыктан файдалана алулары һәм бүген үк заявкалар бирергә мөмкин булуы турында хәбәр итте.

Эшлекле чара азагында Марат Җәббаров язгы кыр эшләрен уздыруга җаваплы карарга өндәде. «Барлык агротехнологик алымнарны үтәү – мул уңыш нигезе», – диде министр һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүнең хәзер аерым әһәммияткә ия булуын ассызыклады.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев