Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Гыйбатдинов татар телен фән теле буларак саклый торган чараларны җиткерде

Татар галимнәренең хезмәтләре күбрәк рус телендә дөнья күрә.

Татар телен фән теле буларак саклый алырлык чаралар күрергә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе Марат Гыйбатдинов хәбәр итте.

“Бүген фәндә шундый таләп куелган ки, безнең хезмәткәрләрнең танылуы сыйфат белән бәйле, – ди Марат Гыйбатдинов. – Сыйфатлы хезмәт язсаң, цитаталар алу мөмкинлеге туа дигән сүз. “Scopus”, РИНЦ (Россия фәнни цитаталаштыру индексы – ТИ) һәм башка шундый системаларга синең мәкаләң кергәнме? Мәкаләңне күпме кеше укыган, күпме сылтама бирелгән? Кызганыч, ул системаларда бары тик рус телендәге һәм чит телләрдәге китаплар, мәкаләләр генә өстенлек ала".

Аның сүзләренчә, әлеге институтта татар телендә яза торган галимнәр бар. Китаплар, дәреслекләр чыгаралар. Кайберләре РИНЦ системасына кертелә.

"Әмма, кызганыч, ул китапларга бернинди сылтама ясамыйлар. Шуңа күрә, безнең галимнәр бүген шундый ситуациягә калган. Әгәр дә син үзеңнең индекслануыңны күтәрергә телисең икән, хезмәтләреңне рус яки чит телдә телдә бастырыга тиеш буласың, – ди Марат Гыйбатдинов. – Татарча яза торган галимнәргә ярдәм йөзеннән, татар телен фән теле буларак саклый торган чаралар кирәк. Ул чаралар төрле булырга мөмкин. Әйтик, татар телендә дә РИНЦ кебек үзебезнең системаны булдырырга. Яисә галимнәрнең татар телендә басылып чыккан мәкаләләре өчен күпмедер дәрәҗәдә өстәмә акча түләргә кирәктер. (Әлегә татарча чыккан мәкаләләр өчен акча түләнми). Кызыктыру чараларын куллану сорала. Бүгенге фәнни система әнә шундый таләпләр белән бәйле. Институтта нәшер ителә торган журналларда язмалар өч телдә: рус, татар, инглиз телләрендә чыга. Телләрне пропагадаларга тырышабыз, әмма бер институт кысаларында гына эшләп бетереп булмый. Бу дәүләт күләмендә башкарылырга тиеш”.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев