Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина тәрәзәсен каралту кыйбатка чыгачак

Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде. Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә тоту...

Татарстанда машина тәрәзәләрен «каралтырга» яратучылар саны һаман да шактый югары булып кала бирә. 2015 ел башланып әле ай ярым вакыт кына узуга карамастан, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре 8,7 мең шундый хокук бозу очрагын ачыклаган инде.

Билгеле булганча, машина пыялаларын тонировкалау караңгыда аеруча куркыныч. Мондый шартларда машина хуҗасының юлдагы вәзгыятьне контрольдә тоту мөмкинлеге бермә-бер кими икән.

500 сум жәл түгел

Хәзерге вакытта техник регламент нигезендә транспорт чарасының яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70 проценттан да кимрәк булмаска тиеш. Әлеге кагыйдә бозылган очракта ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре машина йөртүчене административ җаваплылыкка тартырга хокуклы. Штраф күләме исә әллә ни күп түгел - нибары 500 сум тәшкил итә.

- Кагыйдә буларак, полиция хезмәткәре машина хуҗасына әлеге хокук бозуны тиз арада төзәтергә боера, чөнки регламентка туры килмәгән автомобиль кулланылышта булырга тиеш түгел. Әгәр дә инде йөртүче бу сүзләргә колак салмый һәм пленканы салдырмый икән, аңа өстәмә административ штраф яный. Ул 500-1000 сум тәшкил итәргә мөмкин. Әле алай гына да түгел, ЮХИДИ вәкиле әлеге йөртүчене 15 көнгә ирегеннән мәхрүм итәргә дә хокуклы, - дип хәбәр итәләр Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә.

Хәер, әлеге штрафларга машина хуҗаларының исләре дә китми, ахрысы. Алар 500 сумны акчага да санамый кебек. Моның шулай булуын аңлау өчен саннарга күз салу да җитә. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе китергән мәгълүматларга караганда, 2014 елда республикада машина пыялаларына ябыштырылган кара пленкаларның яктылык үткәрү дәрәҗәсе тиешле нормаларга туры килмәгән 45 меңнән артык машина туктатылган.

- 2014 елның ноябрендә машина пыялаларын тонировкалаган өчен транспорт чарасының номерын салдыру кебек җәза гамәлдән чыгарылды. Бу - машина хуҗаларына яңа мөмкинлекләр ачты. Алар өчен 500 сум штраф берни дә түгел, - дип ассызыклыйлар белгечләр.

"Права" сыз калмыйм, дисәң...

Хәер, тиздән Россиянең машина хуҗалары "тимер ат"ларын тонировкалаган өчен машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Бактың исә, хәзерге вакытта Россиянең Эчке эшләр министрлыгы тонировкаланган машиналарда йөргән өчен административ җаваплылыкны катгыйлату өстендә эшләү белән мәшгуль икән. Яңартылган закон проектын Россиянең Дәүләт Думасы агымдагы елның язында ук карый башларга мөмкин.

ЮХИДИ вәкилләре исә түбәндәге үзгәрешләрне тәкъдим итә. Әгәр дә кеше тонировкаланган машина белән беренче тапкыр "эләгә" икән, штраф күләме элеккечә - 500 сум күләмендә билгеләнә. Әгәр дә инде полиция хезмәткәре шул ук йөртүчене шундый ук хокук бозу өчен тагын бер кат туктатса, бу юлы инде аны 5 мең сумлык штраф белән җәзалау тәкъдим ителә. Машина хуҗасы ЮХИДИ идарәсе вәкилләре кулына өченче тапкыр да эләксә, бу юлы инде ул штраф түләп кенә котыла алмаячак. Аңа 2 айдан башлап ярты елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагу куркынычы яный.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X