Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртү таныклыгының срогы чыккан шоферларга ел ахырына кадәр штраф салмаячаклар

1 февральдән 15 июльгә кадәр срогы чыккан машина йөртү таныклыгы автомат рәвештә 2020 елның 31 декаренә кадәр озайтылачак.

Машина йөртү таныклыгының срогы чыккан шоферларга бу ел ахырына кадәр штраф салмаячаклар. Бу хакта республиканың Дәүләт автомобиль инспекциясендә хәбәр иттеләр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре таныкларны алыштыру буенча ажиотаж ясарга кирәкми, өстәвенә срогы чыккан машина йөртү таныклыклары 2020 елның 31 декабренә кадәр автомат рәвештә озайтылды, дип белдерде. Машина йөртү таныклыкларын алыштыру өчен ЮХИДИ бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлтелгән профилактик чараларны үтәү зарур.

ЮХИДИ бүлекчәсенә Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталыннан мөрәҗәгать итеп вакытны янга калдырырга була. gosuslugi.ru сайтында машина йөртү таныклыгын алу һәм алыштыру өчен гариза бирергә була. Дәүләт порталыннан гариза язганда дәүләт пошлинасы түләүгә 30 процент ташлама алырга була.

Шулай ук «Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен күп функцияле үзәк» дәүләт бюджет оешмасының барлык филиалларында Россиядә алынган һәм халыкара үрнәктәге машина йөртү таныклыкларын алыштырырга була.

Гариза һәм документларны кабул итү һәм теркәү мизгеленнән күп функцияле үзәк тарафыннан дәүләт хезмәте күрсәтү вакыты 15 эш көненнән дә артмый.

Күп функцияле үзәк филиаллары исемлеге mfc16.tatarstan.ru сайтында урнаштырылган. 

Фото: республика Дәүләт автоинспекциясе

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X