Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдинәгә ярдәм итик!

Дусларыбыз Резидә һәм Роберт Зариповларның гаиләсенә зур хәсрәт килде: күптән түгел генә аларның кызлары Мәдинәнең күзендә яман шеш булуы ачыкланды. Моңа ышанып та булмый, ләкин бар көчне бер йодрыкка төйнәп, кечкенә кызга ярдәм кулы сузарга тырышабыз.

Бүген Мәдинәне терелтү өчен ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк. Казан һәм Мәскәү табиблары дәвалауга алынмагач, Резидә белән Роберт чит ил хастаханәләренә мөрәҗәгать иттеләр. Швейцариянең Лозанна шәһәрендә урнашкан клиника профессоры Франсис Мунье аларга дәвалау мөмкинлеге барлыгын белдереп җавап бирде. Әмма клиникада дәвалану өчен 3 миллион 600 мең сум акча кирәк.

Мәрхәмәтле кешеләрнең ярдәменә, битараф булмауларына чын күңелдән өмет итеп зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәбез. Кечкенә Мәдинәгә терелергә ярдәм итүдә үзегездән мөмкин кадәр өлеш кертсәгез иде.

 


Мәдинәгә ярдәм итү өчен Сбербанкның исәп-хисап счетлары:  
Сбербанктагы счет:
4 0 8 1 7 8 1 0 6 6 2 0 0 2 1 2 8 5 2 4
Сбербанк картасы номеры:
4817 7600 5353 2853
Зарипова Резидә Рафаэлевна исемендә.

Айсылу Имамиева

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев