Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Медведевка Казанның “Изге эшләр көндәлеге”н бүләк иттеләр

Премьер-министр Татарстан бүләге өчен рәхмәт белдерде һәм көндәлеккә язып барырга вәгъдә итте.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Казанда чыккан “Изге эшләр көндәлеге”н тапшырдылар, дип яза ТАСС.

Медведевка көндәлекне “Дәүләт һәм хәйриячеләр: уртак максат белән бергә” конференциясендә катнашучыларның берсе бүләк иткән. Ул Казан укучылары хәйрия проекты кысаларында шундый көндәлекләр алуын сөйләгән. Анда изге эшләр турында хисап алып барырга кирәк.

“Рәхмәт, мин көндәлекне үзем белән алам һәм тутырып барам”, - дигән РФ Премьер-министры.

Вице-премьер Татьяна Голиковага да шундый ук көндәлек бирелгән.

  • “Изге эшләр көндәлеге” проекты Казанда 2016 елда гамәлгә ашырылды. Ул вакытта 15 мең беренче сыйныф укучысына шундый көндәлекләр тапшырылды.

Укучылар басма көндәлектән тыш, порталда да изге эшләрен язып бара, хәйриячелектә уңышлары белән уртаклаша һәм конкурсларда катнаша ала.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев