Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Милли музей студентлар өчен бәйрәм оештыра

25 гыйнварда студентларга һәм Татьяналарга Милли музейга керү ирекле булачак.

25 гыйнвар көнне Татарстан Милли музеенда 14:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр “Музейда Татьяна көне" (“Татьянин день в музее”) дигән чара оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның матбугат үзәге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова хәбәр итте.

“Студентлар өчен махсус оештырылучы әлеге проект, музейда һәр ел уза, - диде Руфия Мөхетдинова. - 1755 елның нәкъ шушы көнендә патша Елизавета Петровна “Мәскәү университетын оештыру турында”гы Указга кул куя. Шуннан бирле Татьяна көне рәсми рәвештә университет көне булып китә. Изге Татьяна студентларның яклаучысы булып санала. Шунысын да әйтергә кирәк, борынгы “Татиана” исеме грек теленнән тәрҗемә иткәндә “оештыручы хатын-кыз” дигәнне аңлата”.

Безнең көннәрдә бу бәйрәм студент традицияләрен, университет тормышындагы кызыклы вакыйгаларны искә төшерү уңаеннан оештырыла. Татарстан Милли музее быел яңа программа әзерләгән. Күбрәк мәктәп укучылары, булачак студентлар өчен кызыклы чара, яшьләрне университетка керергә ымсындырачак. 25 гыйнвар көнне музей кунаклары “Галим язмалары...” дигән квест-уенда катнаша алачак. Музей фондларында сакланучы кызыклы экспонатлар да яшьләр игътибарына тәкъдим ителә.

Студентларга һәм Татьяналарга 25 гыйнварда музейга керү ирекле.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев