Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миләүшә Сибгатуллина ТНВда яңа вазифага алынган, җитәкче вазифасына

Бу арада Миләүшә Сибгатуллина турындагы яңалыклар сайтыбызда күбәеп китте әле. Аерым бер сәхифә ачырлык. "Миләүшә Сибгатуллина яңалыклары" дигән сәхифә.

Әмма бернишләп булмый, ТНВда чыгучы "Манзара" тапшыруының экс-алып баручысы атна саен диярлек яңалык биреп тора.
 
Миләүшә Сибгатуллинаның ни өчен “Манзара” эфирыннан китүе турында язган идек. "Оста Татар" дигән яңа проекты белән дә таныштырдык. 9 февраль көнне “Корстон”ның “Ломоносов” залында “Оста Татар” ораторлык курсларының беренче җыены узды. Анда 50дән артык кеше килгән иде.
 
Һәм менә тагын бер яңалык. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, шушы көннәрдә Миләүшә Сибгатуллина ТНВның әдәби-музыкаль тапшырулар редакциясе җитәкчесе итеп билгеләнде. Әлеге редакция алтыга якын тапшыру чыгара, шул исәптән “Җырлыйк әле”, “Башваткыч” кебек рейтинглы тамашаларны да. 
 
Миләүшә Сибгатуллинаның телевидениедә эшләүнең 20 еллык стажы яңа вазифасында яңа яңгыраш табар, дигән өмет бар. 
 
Иртәнге тапшырулар редакциясеннән аны елап озатканнар.  

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев