Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мин ни өчен гафу үтенергә тиеш?”

Туган телне өйрәнү хокукының сепаратизмга бернинди катнашы да юк. Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әнә шулай дип белдерде. Атна саен пәнҗешәмбе көнне узучы әлеге очрашуда журналистлар, гадәттә, соңгы арада булган вакыйгаларга республика җитәк­че­ле­генең мөнәсәбәтен белергә тырыш­са, бу юлы сөйләшү нигездә тел мәсьәләсенә генә кайтып калды.

Барыбызның да үзәгенә үткән, кү­рәсең. “Бу хакта киң җәмәгать­челек фикер алыша башлагач, кайберәү­ләр кызып китеп, туган телләрне саклап калу хокукын, үзләре әйтүенчә, “Татарстан сепаратизмы” белән бәйләп аңлата башлады. Исегезгә төшерәм: Татарстан Республикасы ул Россия Федерациясенең бер субъекты булып тора, ә телләрне саклау мәсьәләсе бөтен төбәкләргә дә кагыла”, – диде Лилия Галимова.

 
Аның әйтүенчә, Россия Дәүләт Думасына кертелгән милли телләр­не ихтыяри укытуга бәйле закон проекты илдәге бөтен милли субъектларның ачуын кабарткан. “Илбашы исеменә язылган пети­ция­гә Россиядә яшәүче меңләгән кеше имза куйган инде. Бу уңайдан Чуашстанда, Якутиядә, Башкортстанда, Адыгеяда, Мари Илендә, Дагыстанда һәм башка төбәкләрдә борчылу белдергәннәр, – диде Казан Кремленең рәсми вәкиле. – Бу көннәрдә Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча совет та үз фикерен белдерде. Алар искәртеп үткәнчә, әлеге тәкъдим милләтара тынычлыкны боза, Россия халыкларының телләрен сак­лау­ны куркыныч астына куя, туган телдә сөйләшүгә бәйле конституцион хокукның дәрәҗәсен киметә”.

 
Лилия Галимова сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларының сессиядә тел мәсьәләсе уңаеннан ялкынлы чыгыш ясауларын аңлый. “Әлеге мәсь­әләдә республика башлыгының фикере элегрәк тә төрле чаралар барышында да, аның үз чыгышларында да кат-кат әйтелде: милләтләргә, милли мәсьәләләргә кагылышлы карар кабул иткәнче, барысын да җентекләп өйрәнү һәм бу мәсьәлә турыдан-туры кагылган халыкның фикерен ишетү зарур”, – диде Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары. Сүзен дәвам итеп: “Рөстәм Миң­не­ханов шул исәптән, Россия Президентына мөрәҗәгать итеп, дәүләт телләрен өйрәнүне тәэмин итү өчен, татар телен укытуны атнасына ике сәгать калдыру турында килешүгә ирештек кенә кебек. Ул арада барысын да тамырдан үзгәр­тәчәк закон проекты турында билгеле булды”, – диде. Дәүләт Думасында Татарстанда һәм илнең башка төбәкләрендә яшәүче халыклар­ның тел мәсьәләсенә бәйле фикерен ишетерләр, дигән өмет белдерде ул.

Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев