Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Крутой белән «Яңа дулкын»да татар музыкасы көнен үткәрү турында килеште

Казан Кремлендә искәртүләренчә, фестивальдә кайбер танылган, популяр артистларның татар телендә берәр җыр башкарулары да мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов композитор Игорь Крутой белән Казанда «Яңа дулкын» фестиваленең бер көне татар музыкасына багышланачагы турында килеште. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова, «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, шулай дип белдерде.

«Рөстәм Миңнеханов белән Игорь Крутой очрашу вакытында фестивальнең сценарие, чараны үткәрү турында фикер алышты. Белгәнегезчә, техник яктан бу шактый катлаулы процесс, чөнки әлеге концертларның, фестивальне ачу һәм ябу тантаналарының туры трансляцияләрен тәэмин итәргә кирәк. Очрашуда фестивальнең бер көнен тулысынча татар музыкасына багышлау турында килештеләр. Кайбер танылган, популяр артистларның татар телендә берәр җыр башкару ихтималы да юк түгел», — диде Галимова.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 февральдә композитор Игорь Крутой белән очрашты.

Узган елның декабрендә Игорь Крутой 2020 елда «Яңа дулкын» фестивале ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында беренче тапкыр Татарстанда узачагы хакында игълан иткән иде. Казанда үтәчәк музыкаль вакыйгада 1,3 мең кеше катнашыр дип көтелә.

Фото: архив tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев