Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов: Шәһәр һәм район үзәгеннән читтәге яшьләрне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз

Татарстан Президенты «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» дип аталган яшьләр форумына кушылды.

 Казанда «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» X Республика яшьләр форумының финалы башланды. Чарада катнашучыларны Татарстан Республикасы Президенты сәламләде. Ул «зур шәһәрләр һәм район үзәкләреннән читтә яшәгән яшьләрне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз», диде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, эпидемиологик вазгыять катлаулы булуына да карамастан, быел республика яшьләре чираттагы мәртәбә үзләренең активлыгын күрсәтте. Республика зур шәһәрләрдә дә, кечкенә җирлекләрдә дә яшьләр инициативаларына теләктәшлек белдерәчәк, дип ышандырды ТР Президенты.

«Яшьләр — безнең киләчәгебез һәм бүгенгебез. Быел грант алу гына түгел, аларда катнашу буенча да зур эш башкарылды. Яшьләребез һәрвакыт актив. Республика вәкилләре казанышлары федераль дәрәҗәдә дә билгеләп үтелә. Без программаларны киңәйтәчәкбез, зур шәһәрләр һәм район үзәкләреннән читтә яшәгән яшьләрне дә игътибарсыз калдырмаячакбыз. Безгә һәр торак пунктка, республикада эшләүче, гомер итүче һәм белем алучы барлык яшьләргә барып җитәргә кирәк», — дип искәртте Татарстан Президенты.

Форумның финалы Казан IT-паркында берничә мәйданчыкта башланды. Аларның берсендә Ислам хезмәттәшлек оешмасы илләре яшь эшкуарларының VI Казан форумы уза. «Бүген Ислам хезмәттәшлек оешмасындагы коллегаларыбыз да форумда катнаша, чөнки без ил масштабларында гына эшләү белән чикләнмәскә тиеш», — дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» дип аталган Республика яшьләр форумы Казанда 2010 елдан бирле үткәрелә. Шушы вакыт эчендә республика яшьләре 10 меңгә якын проект тәкъдим иткән, шуларның 163е уңышлы гамәлгә ашырылган. 82 проект форум ярдәмендә федераль грант бәйгеләрендә җиңү яулаган. 

Фото: Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев