Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп автобусларын “мигалка”лар белән тәэмин итәчәкләр

Мондый карарны Россия премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.

Россия премьер-министры Дмитрий Медведев мәктәп автобусларның түбәсенә җемелди торган маячоклар урнаштыруны күздә тота торган карарны имзалады. Мондый документ чәршәмбе көнне хөкүмәт сайтында бастырылган.

Аңлатма язуының текстына караганда, “мигалка”лар автобус хәрәкәте вакытында гына кабызылырга тиеш. Башка таләпләр арасында - балалар төркемен алып барган йөртүченең минималь стажы бер ел булырга тиеш, дип күрсәтелә.

Яңа таләпләр “оешкан балалар төркемнәрен автобусларда алып барганда юл-транспорт һәлакәтләре булу куркынычын минимизацияләү максатыннан” билгеләнгән, дип ассызыклана хәбәрдә.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев