Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп экопатруле – 2019 бәйгесенә йомга ясалды

Мәскәү мәдәни үзәгендә “Мәктәп экопатруле” V республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Гончарь, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Радик Гыйсмәтов катнашты.

“Республикабыз елдан-ел чистаракка әйләнә. Үзләренең үрнәге белән яшьтәшләренә дә, ата-аналарына да әйләнә-тирә мохиткә ничек итеп сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген күрсәтүче балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә”, – дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Фаяз Шакиров. Ул Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры исеменнән уртак эш һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә өлеш керткән өчен укытучыларга, мәктәпләр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде. Азат Хамаев, үз чиратында, әлеге конкурста катнашучыларның табигатьне бозучыларны “кармак”ка эләктерү буенча бик мөһим эш башкаруларын һәм, иң мөһиме – моны чын күңелдән эшләүләрен басым ясап әйтте.

Конкурсның Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен санлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы белән берлектә оештырылуын искә төшерик.

 Мәгариф оешмалары укучылары 2018 елның 1 сентябреннән 2019 елның 31 августына кадәр махсус булдырылган мобиль кушымта ярдәмендә калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыру турында мәгълүматлар җыеп, инспекторлар әлеге мәгълүматлар нигезендә рөхсәтсез чүплекләрне юкка чыгару буенча чаралар күргән. Шулай итеп, барлыгы 8000нән артыграк фото һәм видеохәбәр җибәрелгән.

Табигатьне саклау законын бозучылар турында хәбәрләр җибәрү буенча Казан, Минзәлә, Әлмәт, Кама Тамагы, Спас, Түбән Кама, Азнакай районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәткән.

 Шулай итеп, 100дән артыграк җиңүчегә истәлекле кубоклар һәм бүләкләр тапшырылды.

“Мәктәп экопатруле” бәйгесендә җиңүчеләр:

1-4 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары): Орлова Софья, Сәлахетдинов Ринат, Борһанов Рәнил.

5-8 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары): Әшрапов Таһир, Галиева Алия, Фролов Даниил, Шәйдуллина Камилә, Борһанова Эльвина, Лагуткина Влада.

9-11 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары): Сәлахетдинов Рөстәм, Галиева Динә, Хубеева Камилә, Нигъмәтуллин Эмиль, Гыйбатуллин Тимур, Шаяхмәтова Зәринә.

1-4 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары): Ханнанова Азалия, Крохин Макар, Турсен Евгений, Хәбирова Лиана, Хәсәнова Диләрә, Гайнетдинов Хәйдәр.

 5-8 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары): Ашмарин Кирилл, Кузьмин Даниил, Юнысова Камилә, Хәбирова Сабина, Крохина София, Шеховцов Никита.

 9-11 сыйныфлар арасында “Иң актив мәктәп укучысы” номинациясендә (авыл гомуми белем бирү оешмалары): Семенов Дмитрий, Неклюдов Никита, Марянина Валерия, Мошков Илья Михайлович, Лаврентьева Валентина, Хәсәнова Камилә.

“Иң актив мәктәп” номинациясендә Әлмәт шәһәре 13 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе җиңүче дип танылды.

Фото: eco.tatarstan.ru

Чыганак: eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев