Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр

Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын искә ала.

Мәктәп укучыларын көнкүреш калдыклары җыярга җәлеп итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Россия табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской хәбәр итте, дип яза «Российская газета».

«Балалар бу эштә катнашырга – кәгазь, пластик, батарейкалар тапшырырга әзер. Предприятиеләр мәктәпләр белән килешү төзи ала, балалар исә бераз акча эшләячәк», - ди министр.

Сергей Донской совет заманында мондый тәҗрибәнең кулланылуын, балаларның кефирдан бушаган пыяла шешә кебек әйберләр тапшыруын да искә ала.

«Мин мәктәптә укыганда һәм студент елларында пыяла савытлар да, макулатура да тапшыра идем, - ди Донской. - Миңа шуның өчен китап бирәләр иде. Әлеге механизмны яңадан эшләтеп җибәрергә беркем дә комачауламый». 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев