Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәктәпләргә миллион сумга фотоаппаратлар, штативлар һәм микрофоннар сатып алачаклар

Җиһазларны белем бирү учреждениеләренә 2020 елның 31 июленә кадәр кайтаруны планлаштыралар.

Татарстан мәктәпләренә 1 млн сум чамасына объективлы, штативлы һәм микрофонлы фотоаппаратлардан торган комплектлар сатып алырга планлаштыралар. Тиешле мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында медиазоналарны җиһазлар комплекты белән тәэмин итү. Башлангыч бәясе 998 088 сум», - дип хәбәр ителә документларда.

Бер комплектның бәясе 23,7 мең сум тәшкил итә. Җиһазларны Татарстанның 42 гомуми белем бирү учреждениесе алачак. Сатып алуларны финанслауны федераль бюджеттан һәм ТР бюджетыннан тәэмин итәчәкләр.

Фото: архив/Владимир Васильев

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев