Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөселманнар” газетасы бәйгесендә бүләккә хаҗга юллама биреләчәк

“Мөселманнар” газетасының яңа санында чираттагы тур сораулары басылган.

Казан шәһәренең “Гаилә” мәчете “Мөселманнар” газетасының яңа санын нәшер итте. Газета 5 мең данәдә дөнья күрде һәм ул башкалабыз мәчетләрендә таратылачак, теләүчеләр аны яздырып та ала, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

“Мөселманнар” газетасын оештыручы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу санда басма матбугат аша “исраф” төшенчәсенә аңлатма бирә.

Газетада 2 февральдән башланачак татар теле курслары турында мәгълүмат һәм курслар уза торган мәчетләрнең телефоннары урнаштырылган. Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә өч ай дәвамында татар теле дәресләре укытылачак.

"Күптән түгел Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Зәй шәһәрендә вәгазь кичәсендә катнашкан – укучылар бу очрашу хакында танышып, Таҗетдин Ялчыгол мирасын саклап йөрткән төбәккә сәфәр фотоларын күрә ала. Шулай ук “Гаилә” мәчете газета белән бергәлектә башлап җибәргән “Нәселебез шәҗәрәсе” бәйгесе нигезләмәсе басылган. Бәйге 2018 елның апрель аена кадәр үткәреләчәк һәм йомгак 9 май – Җиңү көненә туры китереп ясалачак. Материалларны электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин: gailya.mechet@gmail.com. 2018 ел мөфтиятебез тарафыннан Мәрҗани елы дип игълан ителгән иде, бөек шәхесебезне искә алу хакында да язма бар. “Мөселманнар” газетасы шулай ук бүләккә хаҗга юллама бирү конкурсы үткәрә, бу санда чираттагы тур сораулары басылган. Газетада “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” ярыш-бәйгесенең дә сораулары дөнья күргән һәм Казан шәһәре өчен февраль аена намаз вакытлары басылган", дип хәбәр ителә Диния нәзарәте сайтында.

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев