Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү Нәүрүзне бәйрәм итәргә әзерләнә

Анда Татарстанның танылган артистлары да чыгыш ясаячак.

25 март көнне Мәскәү ВДНХсының 75 нче павильонында шәһәркүләм Нәүрүз бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә. 
 
Бәйрәмдә БДБ илләре делегатлары, ерак чит ил вәкилләре, Россия субъектлары, шулай ук Мәскәү шәһәренең милли оешма вәкилләре катнашачак. 
 
Башкала Нәүрүзендә Татарстан һәрвакыт актив катнаша. Быел да төрки халыклар һәм килгән кунаклар каршында "Сәйдәш" халык биюләре ансамбле һәм Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагизов чыгыш ясаячак. 
 
Оештыручылар бәйрәмгә килүчеләрә кызыклы программа тәкъдим итә. Шуларның берсе - милли киемнәрне күрсәтү. 
 
Пылау фестивале исә конкурс рәвешендә узачак.  Анда милли рестораннарның шеф-поварлары иң тәмле пылау пешерү серләре белән бүлешәчәк. 
 
Кечкенә кунаклар өчен мастер-класслар уздыру каралган. 
 
Бәйрәмнең рәсми ачылышы 14.00 сәгатькә билгеләнгән. 
 
Керү- ирекле.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев