Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Муса Җәлил оныкчыклары Мәскәүдә хәйрия концертында чыгыш ясаячак

Концертта җыелган барлык акчалар онкология авыруларыннан интегүче балаларга ярдәм күрсәтү өчен А.Вавилова фондына күчереләчәк.

Мәскәүдә Муса Җәлил оныкчыклары хәйрия концертында чыгыш ясаячак. 16 майда Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүнең «Яңа Опера» театрында Фуат Мансуров исемендәге V Россия һәм БДБ илләре яшьләре музыка фестиваленең гала-концертын үткәрә. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Концерт ике юбилей датасы: Россия, Татарстан һәм Казахстанның халык артисты Фуат Мансуровның тууына – 90 ел, Казанның Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды оешуга 12 ел тулуга багышлана.

Правнуки Мусы Джалиля выступят в благотворительном концерте в поддержку тяжелобольных детей .

Концертта җыелган барлык акчалар онкология авыруларыннан интегүче балаларга ярдәм күрсәтү өчен А.Вавилова фондына күчереләчәк.

V фестиваль гала-концертында яшь талантлар, халыкара конкурслар лауреатлары, фестиваль кунаклары чыгыш ясаячак.

Концертта «Арт-Линия» Сәнгатькә ярдәм күрсәтү фондының яшь музыкантлары да катнаша, алар арасында Муса Җәлилнең оныкчыклары да бар. Фондның музыкаль программасына герой-шагыйрьнең оныкчыгы – Татьяна Малышева-Җәлил җитәкчелек итә.

Концертның кунаклары арасында Мәскәүнең «Яңа Опера» театры, Россиянең Зур театры солистлары, шул исәптән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова да бар. Махсус кунак – скрипкачы Кодзи Моришита (Япония).

Фото: http://tatar-inform.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев