Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәйданнарга чыгабызмы!

Иртәгә Сабантуй. Ә сез милли бәйрәмебезгә ничек карыйсыз, мәйданга чыгасызмы, кунаклар көтәсезме? Шушы сорауны газета укучыларыбызга бирдек. Нәсимә Сафиуллина, Иске Икшермә: -Сабан туе - татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Ул гадәттәгечә бирнә җыюдан башлана. Дөрес, әлеге йоланың элекке асылы-күркәмлеге бераз уңды шикелле. Шулай да мәдәният хезмәткәрләре...

Иртәгә Сабантуй. Ә сез милли бәйрәмебезгә ничек карыйсыз, мәйданга чыгасызмы, кунаклар көтәсезме? Шушы сорауны газета укучыларыбызга бирдек.

Нәсимә Сафиуллина, Иске Икшермә:

-Сабан туе - татар милләтенең чын асылын чагылдыручы иң борынгы бәйрәмнәренең берсе. Ул гадәттәгечә бирнә җыюдан башлана. Дөрес, әлеге йоланың элекке асылы-күркәмлеге бераз уңды шикелле. Шулай да мәдәният хезмәткәрләре бирнә җыюның ямен кайтарырга тырыша, авылда гармун тавышы быел да үзенә күрә бер моң белән яңгырады. Авыл сабантуена бәйрәмгә кайткан балалар, кияүләр, оныклар белән бергә чыгабыз, бик күңелле үткәрәбез.Гомумән, сабантуй бәйрәме - безнең горурлыгыбыз. Татар халкы өчен бу көтеп алынган бәйрәмнәрнең иң зурысы, әһәмиятлесе булып кала.

Фәүзия Мөхетдинова, Олы Шыңар:

-Сабантуйга сабан чәчүчеләр эш төгәлләгәч, ял итү, үзара аралашу чарасы итеп карыйм. Бәйрәмнәр без кечкенә чакларда искиткеч күңелле уза иде. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды шул. Әтием бик җитез йөгерешче иде минем, ә атаклы көрәшче җизнәм Мансур Солтановны күпләр хәтерли торгандыр. Әтиләр урманнан җыеп киптергән чикләвек белән сыйланганнарны, атларга төялеп Симет Сабантуйларына барган чакларны ничек онытасың! Ә авылыбызныкы ел саен кабатланмас бәйрәмгә әверелә иде. Элегрәк район Сабантуйларын да калдырмадым. Хәзер инде күбрәк өйдә калырга туры килә. Улым Фәнзир, киленем Алия, өч оныгым йөри Сабантуйларына. Радиодан бәйрәмгә чакыруларны ишетсәм, йөрәгем әле дә талпынып, күңел канатланып куя. Шыңар ягы көрәшчеләре белән данлыклы бит. Казан яшәүче улым Фәннуралып кайткан "Саба ягы көрәшчеләре" дигән яңа чыккан китапка барысының да исемнәре кергән. Көчле уллар үстерүемә, спорт остасы Фәннурымның юлын малае Айратның дәвам итүенә дә горурланам. Айрат IX сыйныфта укыганда ук көрәшергә Бразилиягә кадәр барды, дөнья чемпионы исемен алып кайтты. Шундый оныкларың белән ничек горурланмыйсың! Бәйрәм җиткән саен, авыл халкының бөтен гадилеге, эчкерсезлеге, кунакчыллыгы күз алдымнан уза.

Фәнзия Һидиятуллина, Югары Шытсу:

-Сабантуй - туганнарны, дусларны бергә җыя торган бәйрәм. Моның бар мәшәкате кайчак төп йортта калган кешегә төшә. Мәйданга чыкмасак чыкмыйбыз, кайткан кунакларны кадер-хөрмәт итәбез. Минем әнием кайчандыр үзебездән ерак түгел йортта - Мәрьям апа белән Иван абыйларда фатирда торган булган. Менә шуларның балалары безгә туганнарыбыз кебек якын. Сабантуйга туры безгә кайталар, Сабада яшәүче Мәрьям апаны да алып киләләр. Барысы өчен дә ишекләребез ачык, якты йөз, тәмле сүз. Шөкер, быел 60 ел бергә яшәүләрен билгеләп үткән алтын парлар - каенанам Разыя белән каенатам Нурислам әле йортта ышанычлы йозак. Шуңа күрә Сабантуйларына кунаклар белән чыгарбыз дип торабыз. Быел Югары Шытсу мәдәният йорты каршында пенсия яшендәгеләрнең "Яшьлек" ансамбле оешты, инде күлмәкләрен дә тектерделәр, репетицияләр дә ясадык. Беренче чыгышыбызны авыл Сабантуенда күрсәтәчәкбез. Ансамбль район Сабантуена да чакырулы.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев