Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нефть бәясе 11 еллык минимумга кадәр төште

"Brent" маркалы нефть бәясе, Кытай Халык Республикасы икътисады көчсезләнү сигналлары, шулай ук АКШта энергия чыганаклары запаслары турындагы мәгълүматларны көтү фонында, 11 еллык минимумга кадәр төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" "Bloomberg" агентлыгына сылтама белән. "Brent" маркалы нефтькә февраль фьючерслары бәяләре Лондонның "ICE Futures" биржасындагы сәүдә барышында барреле 35,52 долларга кадәр кимегән....

"Brent" маркалы нефть бәясе, Кытай Халык Республикасы икътисады көчсезләнү сигналлары, шулай ук АКШта энергия чыганаклары запаслары турындагы мәгълүматларны көтү фонында, 11 еллык минимумга кадәр төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс" "Bloomberg" агентлыгына сылтама белән.

"Brent" маркалы нефтькә февраль фьючерслары бәяләре Лондонның "ICE Futures" биржасындагы сәүдә барышында барреле 35,52 долларга кадәр кимегән. Шул рәвешле, 11 еллык минимумга кадәр төшкән.

Мәскәү буенча 12.30 сәгатькә фьючерслары хакы барреленә 35,68 доллар тәшкил иткән. Бу, узган сессияне ябу дәрәҗәсе белән чагыштырганда, 0,75 долларга (2,06 процентка) түбәнрәк.

"Нефть бәясе фонд базарлары артыннан, инвесторларның рисклардан качуы активлашуга бәйле рәвештә, түбән тәгәри, - дип билгеләп үтә Цюрихта "UBS" аналитигы Джованни Стауново. - Трейдерларның дөнья икътисадына мөнәсәбәттә куркулары нефть бәясенә басым ясый".

Кытай Халык банкы (КХБ, илнең Үзәк банкы) бүген АКШ долларына карата юань курсын 2011 елның апреленнән минималь дәрәҗәдә билгеләде. Бу инвесторларның КХР икътисады торышына мөнәсәбәттә шөбһәләрен арттырды. Экспертлар фаразлавынча, Кытай Үзәк банкы, шул рәвешле, көчсезләнә барган икътисадына ярдәм итмәкче була.

"WTI" маркалы нефтькә февраль фьючерслары Нью-Йорк товар биржасы электрон торглары барышында Мәскәү буенча 12.27сәгатькә 0,43 долларга (1,2 процентка) - барреленә 35,54 долларга кадәр төшкән.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев