Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Никонов: ата-аналар балаларының нинди телдә укыячагын гариза язып сайлый алачак

Милли телне өйрәнү мәҗбүри булып кала, ләкин әлеге телләр арасында рус теле дә булырга мөмкин.

Милли телләрне өйрәнү турындагы закон проекты нигезендә, мәктәп укучыларының нинди телдә укыячагын һәм нинди милли тел өйрәнүләрен, беренче һәм бишенче сыйныфларга кергәндә, ата-аналар гариза язып сайлый алачак. Бу хакта Дәүләт Думасы комитеты башлыгы Вячеслав Никонов хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Алдарак, депутатлар төркеме, Дәүләт Думасына Россия Федерациясе республикаларында дәүләт телләрен өйрәтү һәм укытуны ирекле рәвештә алып баруны, ә туган телләрне ата-аналар һәм укучыларның ихтыяҗларыннан чыгып өйрәнүне күздә тоткан закон проекты керткән иде.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары федераль закон проектын кире кактылар. “Бердәм Россия” фиркасенең беренче урынбасары Адальби Шхагошев, Дәүләт Думасы базасында документны эшләп бетерү буенча эшче төркем оештырылачагы турында хәбәр итте. Думаның мәгариф һәм фән комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Смолин РИА Новостига хәбәр иткәнчә, закон проекты эшләнелеп бетәчәк һәм республикалар өчен тагын да үтемлерәк булачак.

“Монда сүз беренче һәм бишенче сыйныфларга кергәндә балигъ булмаган балаларның ата-аналарының баланың нинди телдә укыйсы килүе һәм аның нинди тел (милли тел буларак) өйрәнәчәге хакында гариза язуы турында бара”, - дип белдерде Никонов милли телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы вакытында.

Ул, эшче төркем “Белем бирү турында” законга үзгәрешләр кертүне һәм рус телен дәүләт теле буларак кына түгел, ә милли телләрнең берсе буларак күрсәтергә тәкъдим итте, дип белдерде.

“Бу чынлыкта әлеге хәл өчен чишелеш була. Шул ук вакытта милли телне өйрәнү мәҗбүри булып кала, ләкин әлеге телләр арасында рус теле дә булырга мөмкин”, - дип әйтте Дума комитеты башлыгы.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев