Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурбәк Батулла татарларны иркенәергә өйрәтәчәк

Күнегүләрнең нәтиҗәсе бер атнадан сизелә башлый, ди хореограф һәм биюче.

“Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты, хореограф һәм биюче Нурбәк Батулла Казанда һәм Мәскәүдә үзенең “Чиксезлек” тренингларын башлап җибәрергә әзерләнә. Ягъни ул кешене иркенәергә, тәндәге киеренкелекне бетереп, психологик киеренкелектән котылырга өйрәтәчәк. “Психик киеренкелек кимегәч, яңа энергия барлыкка килә. Яңа энергияңне үзең теләгән юнәлешкә юнәлтә аласың – укуга, эшкә, спортка, иҗатка”, - дип аңлатты ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Мин күнегүләрне күрсәтәм. Алар бик гади, - ди Нурбәк. - Анда профессиональлек фарыз түгел. Бер атнадан нәтиҗәсе сизелә. Аларны алга таба эшләү кешенең ихтыяр көченнән тора. Ихтыяр көчен җигеп, күнегүләрне кулланса, үзгәреш сизә башлый. Стресс белән көрәшү өчен файдалы”.

Нурбәк Батулланың тренинглары берничә юнәлешнең композициясен тәшкил итә. “Мин уйлап чыгарган бер күнегү дә юк, андагы күнегүләр бик борынгы. Аларның күбесе ХХ гасырда актерлык осталыгына җайлаштырылган күнегүләр, - ди ул. – Мин нигездә өч тармак белән эш итәм. Беренчесе – актерлык тренинглары – мин остазымның тренинглары, икенчесе - импровизация театры тәҗрибәсе – рус-алман проекты, өченчесе - медитация белән бәйле берничә тренинг. Шул өч тармакны берләштерәм”.

Нурбәк Батулла тренинглар белән Петербургта укыганда ук шөгыльләнә башлаган, Казанга кайткач та белемнәрен арттырып торырга тырышкан. Хәзер инде шул белемнәрен башкалар белән бүлешергә карар иткән. Нурбәк Батулланың тренинглары Казанда – бер, Мәскәүдә ике көн булачак. Оештыру эшләрен Нурбәк Батулланың балдызы үз өстенә алган.

Нурбәк тренингларның чит илләрдә бик актив кулланылуын ассызыклый. Дөрес, әлегә кызыксынучылар күп булса да, билет алып, тәгаен киләсен белдерүчеләр күп түгел. “Реаль файдасы барын белгәч, Казанда да активлашачак ул. Яхшы әйбер артык рекламага да мохтаҗ түгел. Тренингларда булган кешеләр безнең спекталкьләрне дә башка дәрәҗәдә аңлый башлар дип уйлыйм”, - ди Нурбәк.

Тренинглар өчен яшь чикләүләре булмаса да, Нурбәк аның бик яшьләр өчен киңәш ителмәвен әйтә. “Бик яшьләргә кирәкмәс, картлык буенча чик юк, яшьлек буенча бардыр, - ди ул. - Тәҗрибәле кешеләр өчен яхшырак. Мин үзем тренингларга 23тән соң гына өлгердем”.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев