Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды: Россиядә ярлы пенсионерлар юк

Россия Пенсия фонды айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк дип белдерә.

Россия Пенсия фонды материалларыннан күренгәнчә, Россиядә айлык кереме яшәү минимумыннан түбән булган пенсионерлар юк. Бу хакта фонд тәкъдим иткән материалларда әйтелә.

2017 елда 3,9 млн эшләмәүче пенсионер төбәктә пенсионерның яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр пенсиясенә социаль өстәмә түләү алган.

Бер ел эчендә Россия Пенсия фонды пенсия һәм социаль тәэмин итүгә 8,1 трлн акча юллаган.

Беренчел мәгълүматлар кичә Россия Пенсия фонды идарәсенең киңәйтелгән утырышында чыгарылган. Утырыш бүген Мәскәүдә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин һәм Россия Пенсия фонды идарәсе рәисе Антон Дроздов катнашында узды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев