Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Кичә, 31 август көнне, кичке унда уллары туды. Өченче бала! Сабый Казандагы Большая Красная урамында урнашкан РКБ-3 ("Красный крест") балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 54 см, авырлыгы 3800 грамм. Малайга Самир дигән исем әзерләп куйганнар. Илдар Хәкимовтан хис-тойгылары турында белештек....
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды. Кичә, 31 август көнне, кичке унда уллары туды. Өченче бала!
Сабый Казандагы Большая Красная урамында урнашкан РКБ-3 ("Красный крест") балалар тудыру йортында дөньяга килгән. Буе 54 см, авырлыгы 3800 грамм. Малайга Самир дигән исем әзерләп куйганнар. Илдар Хәкимовтан хис-тойгылары турында белештек. "Канат!" - диде җырчы бер сүз белән генә. Кичә кичке җидедә Гүзәлне балалар тудыру йортына алып барган. Бүген олы кызлары Элларины мәктәпкә 1 сентябрьгә, Камиләнең "эше" исә - балалар бакчасы. Ә аннары малай артыннан барасы булачак. Монда чыннан да канат кирәк була башламагае күп балалы әтигә. Гүзәлне дуслары хәзер «мать-героиня» дип, ә Илдарны «отец-молодец» дип йөртәләр икән. "Льготаларын кая куеп бетерерсез инде", - дип шаярта ди бер танышлары. Льготада мени эш! Өченче бала туган бит! Бер бала - ярты бала, ике бала - бер бала ди халык. Бу әйтемне Хәкимовлар гаиләсе девиз итеп алган булса кирәк. Бәхетле гаиләне чын күңелдән котлыйбыз.


Нет комментариев