Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Студентлар лигасы президенты Россия Президенты сайлауларында катнашты

Элькин Искәндәров Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә 157нче сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Студентлар лигасы президенты Элькин Искандәров Россия Президенты сайлауларында катнашты. Ул Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә 157нче сайлау участогында тавыш биргән.

“Мин бөтенләй башка позиция күрмәгәнгә тавыш бирдем. Иҗтимагый оешма җитәкчесе буларак кына түгел, ә Россия Федерациясе гражданины буларак, Россия Президенты сайлауларында катнашуны үз бурычым итеп саныйм”, - диде ул.

“Мин социаль челтәрдәге бойкот белдерергә кирәк дигән позицияләрне хупламыйм. Теләсә нинди цивилизацияле җәмгыять синнән, синең аралашу мохитен, туганнарың, танышларыңнан башлана. Сайлауларда катнашу һәркемнең бурычы, һәркем үз тавышын бирергә тиеш. Мин яшь гаилә башлыгы, минем улым бар. Аның нинди илдә үсүе миңа барыбер түгел”, - дип билгеләп үтте Искәндәров.

Фото: архив

http://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев