Саба таңнары

"Пусть говорят" тапшыруында катнашкан 7 бала атасының үз-үзенә кул салуы җәмәгатьчелекне шок хәлендә калдырды [+фото, видео]

Рязань өлкәсендә булган фаҗига җәмәгатьчелекне бик нык тетрәндерде. 7 баланы берүзе үстерүче 58 яшьлек Геннадий Желтовны сарайда асылынган килеш табалар. Кызганыч, гаилә башлыгы зур янгыннан соң яңа йортларына күченүне дә көтеп өлгерә алмаган. Асылынган ир-атны моннан берничә ай элек кенә бергә тора башлаган хатыны Марина күреп алган. Беренче ярдәм күрсәтергә...

Рязань өлкәсендә булган фаҗига җәмәгатьчелекне бик нык тетрәндерде. 7 баланы берүзе үстерүче 58 яшьлек Геннадий Желтовны сарайда асылынган килеш табалар. Кызганыч, гаилә башлыгы зур янгыннан соң яңа йортларына күченүне дә көтеп өлгерә алмаган.

Асылынган ир-атны моннан берничә ай элек кенә бергә тора башлаган хатыны Марина күреп алган. Беренче ярдәм күрсәтергә тырышуга карамастан, ирне коткара алмыйлар. Әлеге факт буенча Тикшерү комитеты эш ачкан, дип яза "StarHit".

Моннан бер ел элек 7 бала үстерүче Геннадий Желтов гаиләсе турында "Пусть говорят" тапшыруы сөйләп чыкккан иде. Бик авыр хәлдә көн күрүче Желтовларга эфирдан соң ярдәм итүчеләр дә байтак булды. Андрей Малахов командасы тырышлыгы белән түрәләр дә күпбалалы гаилә проблемаларына игътибар итте.
Нәтиҗәдә, зур янгыннан зыян күргән әлеге гаиләгә яңа йорт бирелә. Фаҗига булыр алдыннан гаилә башлыгы яңа газ плитәсе, кер юу машинасы сатып алып йөри. Мондый хәл булыр дип беркемнең башына да килми.
Ир-ат калдырган язуында беркемне дә гаепләмәүләрен, балаларны Маринага калдыруларын сораса да, балаларны вакытлыча интернатка урнаштырганнар. Тикшерү эше дәвам итә.

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: