Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Татарстанда төрле диннәрнең бергә яшәвен күркәм дип саный

Россия Президенты республикадагы социаль атмосфераны мактады.

Татарстанда төрле дин вәкилләре үзләрен иркен тота, яраткан эшләре белән шөгыльләнә ала. Бу яктан Татарстан күтәренке атмосфера булдыруда күркәм үрнәк булып тора. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Таттелеком»ның генераль директоры Лутфулла Шәфигуллин белән очрашу вакытында әйткән, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте.

Очрашу Казан федераль университеты бинасында узды .

Лотфулла Шәфигуллин Татарстанда хәйрияче буларак билгеле. Ул биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм итте.
 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев