Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ҺӘР ИЛНЕҢ АЧКЫЧЫ – ТЕЛ

Менуи ГАСПАРЯН, Чирмешәндә икмәк пешерүче шәхси эшмәкәр:

Мине төп Чирмешәннеке дисәң дә була инде хәзер. 1981 елдан бирле биредә без. Ирем Усо Мхитарян белән ике бала үстердек. Үзем татарча аңлыйм, сөйләшә дә алыр идем, ләкин күп кеше алдында югалып калырмын да, кайбер сүзләрне дөрес әйтмәм төсле. Ә менә улыбыз Тигран да, кызыбыз Роза да татарчаны су кебек эчә! Мәктәптә шулкадәр яратып өйрәнделәр. Укытучылары әйбәт иде, аларга рәхмәт. Татарстанда яшәп, ничек инде шунда яшәүчеләр телен белмисең, ди! Яшәгән җиреңә, аның халкына рәхмәтле булырга кирәк. Ә телне белү – халыкка ихтирам билгесе ул. Оныкларыбыз да татарча сөйләшәчәк әле. Балаларыбыз әрмәнчә, русча, инглизчә, татарча сөйләшеп үсте. Әрмән телендә дә, татар телендәге кебек, «җ», «һ» авазлары бар бит. Инглиз телен өйрәнгәндә шул авазларыбыз да булышты аларга! Тигран хәзер юрист, тәрҗемәче. Студентлар программасы буенча АКШта да эшләп кайтты заманында. Анда әти-әниләр һәм балалар арасында бездәге кебек җылы мөнәсәбәтләр, якынлык, әби-бабайлар белән бергә яшәү дигән нәрсә бөтенләй юк икән, шул салкынлык ошамаган аңа. Розабыз мәктәптә укыган чакта ук «Мин татарча сөйләшәм!» акцияләрендә катнашып йөрде, чиста татарча сөйләшкән кыз буларак призлы урыннар яулады. Хәзер ул Казан федераль университетында дизайн факультетында укый.

http://www.syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X