Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Равил Гайнетдин мөселманнарны уразаны өйдә генә үткәрергә чакырды

Күмәк ифтарлар оештыра алмасак, мохтаҗларга ярдәм итәргә мөмкин, ди Мөфтиләр Шурасы рәисе.

Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин мөселманнарга уразаны өйдә генә тотарга киңәш итте. Бу хакта ул «Россия — 24» каналында туры эфир вакытында сөйләде.

«Кешелек куркыныч зәхмәт белән очрашты. Без быел уразаны, изге эшләрне өйдән генә башкарырга мәҗбүр: иртәгә кояш баеганнан соң һәм ястү намазын укыганнан соң, беренче тәравих намазы укылачак. Боларны без өйдә башкарырга тиеш. Әлеге карар Россия мөфтиләре Советы, РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан кабул ителде», — диде ул.

Равил Гайнетдин 24 апрельдә Рамазан аеның беренче көне булачагын искәртте. «Таң атканчыга кадәр тукланып алып, уразага керергә тиеш булабыз. Без әлеге Рамазан аен Аллаһы Тәгалә тарафыннан сынау буларак кабул итәргә тиеш. Кайвакыт сәламәтлекнең, гомернең, байлыкның һәм эшнең кем тарафыннан бирелгәнлеген оныта идек, ә хәзер үткән гомереңне һәм киләчәгеңне истә тотып, уйланырга вакыт бар», — ди ул.

«Әйе, без үзебез, якыннарыбыз өчен куркабыз. Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кемдер, бәлки, эшен югалтыр, фәкыйрьләнер. Әмма Аллаһы Тәгаләнең рәхимле һәм шәфкатьле икәнен онытмыйк. Изге ай вакытында әлеге сынауны хәвеф-хәтәрсез узыйк, игелекле эшләр башкара-башкара Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыйк», — диде Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе.

Равил Гайнетдин изге Рамазан ае Коръән Кәрим иңгән ай икәнлеген әйтте. «Бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләмгә Аллаһның рәсүле икәнлеге мәгълүм була. Рамазан аенда Рәсүлебезгә (с.г.в.) Коръәннең беренче аятьләре иңә. Аллаһы Тәгалә шушы айда утыз көнлек ураза тотарга, шул рәвешле, рухи яктан чистарынып, игелекле эшләр кылырга куша», — диде ул.

«Быел Рамазан ае узган еллардан аерылып тора, чөнки мәчетләрдә барлык гамәлләрне дә эшли алмаячакбыз (тәравих намазлар, ифтарлар, игътикаф кылу). Әлеге ай һәр кеше өчен дә әһәмиятле булыр дип уйлыйм. Ураза тотуның бернинди дә авырлыгы юк. Күмәк ифтарлар оештыра алмасак, мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм күрсәтә алабыз. Шуңа күрә мәчетләр дә Рамазан ае вакытында ябык булачак», — диде Равил Гайнетдин.

Фото: Илнар Төхбәтов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X