Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда транспорт чаралары йөртүчеләренең һәлакәт урыныннан качып китү фактлары ешайды

Соңгы вакытта транспорт чараларын йөртүчеләр арасында тагын бер үтә ямьсез күренеш - һәлакәт булган урыннан качып китү фактлары да ешайды. Моны кагыйдә бозу гына дип тә әйтеп булмый. Бәлагә таручыга ярдәмгә килү - һәркемнең гражданлык бурычы. Шуңа да карамастан, кайберәүләрдә җаваплылыктан һәм җәзадан качарга омтылу нияте көчлерәк булып чыга. Әйтик,...

Соңгы вакытта транспорт чараларын йөртүчеләр арасында тагын бер үтә ямьсез күренеш - һәлакәт булган урыннан качып китү фактлары да ешайды. Моны кагыйдә бозу гына дип тә әйтеп булмый. Бәлагә таручыга ярдәмгә килү - һәркемнең гражданлык бурычы. Шуңа да карамастан, кайберәүләрдә җаваплылыктан һәм җәзадан качарга омтылу нияте көчлерәк булып чыга. Әйтик, быел 7 июньдә 21.30 сәгать тирәсендә Казан-Шәмәрдән - Мишәбаш юлының 4нче километрында билгесез машина төп юлдан барган «Зодиак» мопеды белән бәрелешә, аннары юл һәлакәте булган җирдән кача. Нәтиҗәдә Кызыл Мишә авылында яшәүче мопед йөртүче белән аның пассажиры (1995 һәм 1996 елгылар) тән җәрәхәтләре алып, Саба үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итәләр. Оператив эзләү чаралары нәтиҗәсендә ВАЗ-21102 маркалы машинасы белән идарә иткән гаепләнүче табылды. Ул 1971 елгы Яр Чаллы кешесе булып чыкты.

2013 елның 9 июнендә төнге сәгать бердән соң Казан - Шәмәрдән юлының 120нче километрында "Лада приора" маркалы автомобильне йөртүче 1953 елгы велосипедчыны бәрдереп, качып китә. Җаваплылыктан качучы оператив эзләү барышында иртәнге сәгать 6да Курсабаш авылында тоткарланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев