Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры гастрольләре бара

Районыбызда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Кариевлылар сабалыларга "Галиябану" спектаклен күрсәтә. Узган гасыр урталарында ук сәхнәләрдә гөрләп барган классик әсәрләрнең берсе, Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан язылган "Галиябану" әсәре бүген дә популярлыгын югалтмый. Казан татар яшь тамашачы театры әлеге әсәргә кабат әйләнеп кайтты. Кариев театры әлеге спектакль белән үзенең...

Районыбызда Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры гастрольләре бара. Кариевлылар сабалыларга "Галиябану" спектаклен күрсәтә. Узган гасыр урталарында ук сәхнәләрдә гөрләп барган классик әсәрләрнең берсе, Мирхәйдәр Фәйзи тарафыннан язылган "Галиябану" әсәре бүген дә популярлыгын югалтмый. Казан татар яшь тамашачы театры әлеге әсәргә кабат әйләнеп кайтты. Кариев театры әлеге спектакль белән үзенең 28нче театраль сезонын ачкан иде. Спектакльләр Явлаштау, Эзмә авылларында күрсәтелде инде. Тамашачылар яратып карады. Бүген - Кызыл Мишә, иртәгә - Югары Симет, 23 гыйнварда - Олы Шыңар авылларында, 24 гыйнварда Лесхоз бистәсендә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев