Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда “Хәтер маршы” агит-походлары узды [фото]

"Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк", - дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сугыш беткәнгә 69 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан роле...

"Соңгы сугышчының гәүдәсе табылмыйча, сугыш тәмамланды дип тынычланырга хакыбыз юк", - дигән гыйбарә һәркемгә таныш. Сугыш беткәнгә 69 ел узса да, һаман да кайда һәлак булуы ачыкланмаган, гәүдәсе табылмаган сугышчыларның исәбе-хисабы юк. Дәһшәтле сугыш узган җирләрдә хәбәрсез югалганнарны табу максатыннан казу-эзләнү эшләре тукталмый. Республикабызда үз теләге белән тарихи яктан роле зур булган әлеге юнәлешне сайлаган эзтабарлар отрядлары булдырылган. Ватанпәрвәр яшьләр туган ил алдында патриотик эш башкаралар.

Ленинград чолганышы өзелүнең 70 еллыгы уңаеннан 6 февральдә "Ватан" иҗтимагый, ДОСААФның "Курс" яшьләр оешмасы, "Снежный десант" партнерлыгы белән берлектә районыбызда "Хәтер маршы" агит-походлары узды. Татарстанның Биектау, Саба, Арча, Балтач районнары аша узучы әлеге "Хәтер маршы" быел алтынчы тапкыр старт ала. Өч отрядка тупланган 20 эзтабар катнашындагы агит-поход үз эшчәнлеген Сабаның сәләтле балалар, гимназия, Шәмәрдән лицее һәм Килдебәк урта мәктәпләрендә башлап, укучылар белән хәрби-патриотик рухтагы очрашулар үткәрделәр.

Анда төрле эзләнү отрядларына берләшкән мәктәп һәм югары уку йортларындагы укучы яшьләр катнаша. Отрядтагы иң яшь эзтабарга 15 яшь. Агит-поход республика шәһәр районнарында хәрби-патриотик хәрәкәт эшчәнлеген активлаштыру һәм җәелдерү, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, укучыларга эзләнү эшләренең барышы белән таныштыру максатыннан оештырыла. Әлеге чараның йомгаклау өлеше яшь хәрбиләр - кадетлар әзерләүче Икшермә мәктәп-интернатында узды.

Агит-поход вәкилләре иң элек үзләренең эшчәнлекләре хакында җентекләп сөйләделәр, эзләнү эшләренең барышы, экспедицияләрнең максаты белән таныштырдылар. "Кем өчендер агачлар шаулап үсүче гади урман гына булып тоелса да, безнең өчен үзендә бик күп серләр һәм мөһим хатирәләр саклаучы урын ул",- ди агит-поход җитәкчесе Сергей Тимонин. - Без Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган содатларның гәүдәләрен эзләп табып, җирләү белән шөгыльләнәбез. Шуңа да гадәти генә җир дә үзендә күп сер-вакыйгалар саклаучы урын булырга мөмкин, безнең өчен бар да бик әһәмиятле", - ди ул.

Хәбәрсез югалганнар турында якыннары соңгы көнгә кадәр нинди дә булса хәбәр көтеп яши. Туган илебез өчен башларын салган сугышчыларны табып, туганнарына хәбәр итү - аларның иң зур бурычы. Отрядлар җәйге айларда сугышның иң кайнар нокталары булган Ленинград, Волгоград өлкәләрендә эзләнү экспедицияләре алып баралар.

Сугышчының кемлеген ачыклауда күп очракта шәхси әйберләре ярдәмгә килә. Икшермә-кадет мәктәбендә узган очрашуда урнаштырылган табылдыклар күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты. "Безнең өчен иң кыйммәтле табылдык - ул солдатның муенындагы медальоны",- ди Сергей Тимонин. - Чөнки анда сугышчы хакында бөтен мәгълүмат була.

Яньчелеп беткән кружкалар, сугышчының исеме язылган калаклар, каскалар, пәкеләр - дәһшәтле елларны чагылдырган чын экспонатлар." Кадетлар белән булган очрашуда сугышчан җырлар, патриотик рухтагы чыгышлар, "Чолганыш вакытындагы Ленинград тормышы" дигән темага әдәби-музыкаль композиция берәүне дә битараф калдырмады. Кадетлар тарафыннан әзерләнгән сугышчан характердагы җыр-биюләр дә агит-поход вәкилләре күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев