Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда көннәр җылыта башлый

"Киләсе атна азагында чагыштырмача уңайлы һава торышы урнашачак, көннәр җылытачак", - дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе рәисе Сергей Захаров. Сергей Захаров сүзләренә караганда, гыйнварның бу декадасы салкын килде: кайбер һава торышын билгеләүче үзәкләр кышкы һава үз нормасыннан 11-12 градуска түбәнрәк төште. Мондый күзәтүләр 2000, 2006, 2010 һәм...

"Киләсе атна азагында чагыштырмача уңайлы һава торышы урнашачак, көннәр җылытачак", - дип хәбәр итә республиканың Гидрометеорология һәм мониторинг идарәсе рәисе Сергей Захаров.

Сергей Захаров сүзләренә караганда, гыйнварның бу декадасы салкын килде: кайбер һава торышын билгеләүче үзәкләр кышкы һава үз нормасыннан 11-12 градуска түбәнрәк төште. Мондый күзәтүләр 2000, 2006, 2010 һәм 2012 елларда теркәлгән.

Бүген республиканың кайбер урыннарында кыска вакытлы кар явачак, максималь һава торышы
-17-22 градус, көнчыгышта -25 градус булыр дип көтелә. 31 гыйнвардан булган төндә явым-төшем көтелми, -23-28 градус салкын булачак. Көн аязганда Цельсий шкаласы -34кә кадәр төшү ихтималы бар. 1 февральдә -19-24 градус салкыннар көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев