Саба таңнары

Разил Вәлиев: Авыл клубларында костюмнар булу әйбәт, тик урын да җитәрлек булырга тиеш

Разил Вәлиев җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Питрәч районында авыл клублары белән таныша.

(Питрәч, 14 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районында күчмә утырыш уздыра. Көн тәртибенә "Авыл җирлегендә мәдәният оешмалары челтәренең үсеше турында" сөйләшү куелган. Программада Питрәч районының Кощаково, Карповка, Шәле мәдәният йортлары белән танышу каралган. Комитет Питрәч районындагы эшен күчмә утырыш белән тәмамлаячак.

Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев җитәкчелегендәге төркем иң беренче Кощаково авылы мәдәният йорты белән танышты. "Авыл мәдәният йорты 1950 елда төзелгән, ул 150 урынга исәпләнгән була. 1971 елда яңартып салына һәм 200 кешегә исәпләнә", – диде мәдәният йорты җитәкчесе Людмила Александрова. – 2006 елда капиталь ремонт ясалды. Индивидуаль җылыту системасы белән тәэмин ителде".

Мәдәният йортында төп атрибут булып 1971 елгы люстра тора. Аны клубка элекке совхоз җитәкчесе Илһам Вәлиев 2000 елда бүләк иткән. Мәдәният йорты мөдире, аны 2002 елгы ремонт вакытында күз карасыдай саклавын билгеләп үтте.

Кощаково авылы мәдәният йортында 18 клуб башлангычы эшли. "Грета" хореография түгәрәгенә 18 ел. Анда быелдан 3 яшьлек балаларны да кабул итә башлаганнар. Хәзер ул үзешчән түгәрәктән халык түгәрәге статусына күчкән. Уңышлары белән дә сөендереп тора: соңгы арада гына өч халыкара бәйгедә җиңеп чыкканнар.

Мәдәният йорты базасында театр студиясе дә, китапханә дә бар. Соңгысына көненә 50ләп кеше йөри. Авыл халкына уңайлы булсын өчен, аның эш вакытын үзгәртеп, кичке 7гә кадәр үзгәрткәннәр.

Экскурсия барышында ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетырәисе Разил Вәлиев Людмила Александровадан: "Төп проблемагыз нидә?" – дип сорады.

"Безгә урын җитми", – диде җитәкче. – Сәхнәбез трансформер. Анда түгәрәкләр эше дә, күңел ачу чаралары да уза".

Кысанлыкны күрсәтү максатыннан, башка бүлмәләргә дә алып керде. Костюмнарга урын юк: алар кайда буш урын бар, шунда эленгән.

Кадрлар мәсьәләсенә килгәндә, штат тулы. Биредә 4 хезмәткәр эшли. Аларның барысы да Кощаково авылыннан.

"Костюмнарга кытлык булмау – яхшы күрсәткеч. Тик менә җәелеп эшләргә урын җитмәү – авыл мәдәният йортлары эшчәнлегегә аяк чала", – диде комитет җитәкчесе. Шулай ук: "Китапханәдә китап никадәр генә күп булмасын, ул кешене тартып торырга тиеш. Әйтик, Түбән Кама районының бер авыл китапханәсенә ремонт ясалгач, халык өерелеп йөри башлады", – диде.

Шагыйрь үзе дә буш кул белән килмәгән. Ул Кощаково авылы китапханәсенә бер тартма матур әдәбият һәм үзенең "Шагыйрь" исемле җыентыгын бүләк итте. Әлеге китапка аның 20 ел элек язылып, 53 телгә тәрҗемә ителгән шигыре дә кергән.

ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Питрәч районы мәдәният йортлары буенча, соңрак утырышта фикер алышачак.

http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 10 декабря 2017 в 08:37
    ЭЛВИН ГРЕЙ УФАДА СТАДИОН ҖЫЙГАН
  • 9 декабря 2017 в 15:37
    Рөстәм Миңнеханов белән Марат Әхмәтов Казан ярминкәсендә коймак белән сыйланды
  • 22 сентября 2017 в 12:09
    Газетабызның 22 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Стеновые и перегородочные керамзитовые блоки, канализационные кольцы, перемычки, брусчатка, бордюры, фундаментные блоки. Тел.:8(84364)39-7-42,89274305254. Прицеплар сатыла. Тел.:89173974817. Кыйбат бәядән металлолом җыябыз. Килеп алабыз. «КамАЗ»- манипулятор.Тел.:89274054649, 89272434977. Сатышевская «Стройбаза»: Автоматические ворота, пиломатериалы,...
  • 20 сентября 2017 в 06:41
    Газетабызның 20 СЕНТЯБРЬ санында чыккан белдерүләр Бетон, раствор. Доставка. Тел.:89274299800. Нәселле үгезбозаулар сатабыз. Тел.:89867120699. Откосные материалы в нарезку. Тел.: 89173993893. Сабинские окна Таш, ком, ПГС, вак таш, карер комы, торф. Тел.:89377728345,Эльмир. Бозаулар 1200.Тел.:89393371247. Ит токымлы үгезләр,...
  • 15 сентября 2017 в 16:56
    Игътибар! Эшкә чакырабыз! "Саба таңнары" редакциясенә компьютерны яхшы белүче web редактор чакырыла. Белешмәләр өчен телефон: 2-30-58
  • 9 декабря 2017 в 10:31
    «Раян» төркеме җырчысы Азат Адиевны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр Суд Казанда 2014 елда тоткарланган 8 кешене Россиядә тыелган террорчылык төркемендә катнашуда гаепле булуларын таныды. ХТ* лидерлары барысына бергә 145 ел 8 ай колониягә хөкем ителделәр.
    614
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 10:41
    Айгөл Бариева бәби алып кайтачак? Айгөл Бариева Яңа елда үзен нәрсә көтүе турында язды.
    505
    0
    0
  • 8 декабря 2017 в 16:11
    “Минем алардан фатир сорап килгәнем булмады” Балтач районының Ленин урамыннан Рәмзия Муллагалиева “Зарлы телефон”га: “3 август көнне су үткәргече уздырганда, үги әтием туфрак астында калып, гомере өзелде. Алар әнием Гөлсәминә Гаффарова белән язылышмыйча гына унбиш ел бергә яшәделәр. Беренче никахыннан улы бар, үги әти аңа унсигез яше тулганчы алимент түләде. Хәзер аны әтинең фатирына дәгъва итә, диләр. Әни I төркем инвалид сеңлесе белән шунда пропискада, шунда яшиләр. Улы торакны үзенә алса, әни авыру туганы белән урамда калачак. Әни үзе дә дүрт мәртәбә инсульт кичерде”, – дип шалтыраткан иде.
    399
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 12:30
    "БАЛАЛАРЫМНЫ ТАБАЧАГЫМА ЫШАНАМ!" - ЧАЛЛЫДА ЯШЬ ХАНЫМ ДҮРТ АЙ БУЕ ҮЗЕНЕҢ БАЛАЛАРЫН ЭЗЛИ Мила инде дүртенче ай үзенең кечкенә балаларын кайтарырга тели. Ләкин барысы да файдасыз: ире аннан кача һәм кызлары белән аралашырга рөхсәт бирми.
    371
    0
    0
  • 9 декабря 2017 в 22:31
    Саба мәдәният йортында “Ай күлгә сыенганда” спектакле премьерасын тәкъдим иттеләр Бүген Саба мәдәният йорты театр коллективы язучы Гөлсинә Галимуллинаның “Ай күлгә сыенганда” повесте буенча режиссер Айрат Зиннуров сәхнәләштергән спектакльнең премьерасын күрсәтте.
    307
    0
    1
  • 9 декабря 2017 в 09:31
    Антында торучы ата Арча районының Иске Кенәр авылында гомер итүче Габделхәй Ситдыйков – өч баласына әни дә, әти дә. Моннан сигез ел элек хатыны үлеп киткәч, ул балаларын аякка бастыру өчен кулдан килгәнне эшләргә сүз бирә. Һәм гомере буе шул вәгъдәсенә тугры кала да.
    288
    0
    2
  • 8 декабря 2017 в 13:08
    «Аякларны са­клап калып булмый, гангрена башлана, ә әнием килеп тә карамый…» [тормыш хәле] Беркем дә киләчәктә үзен ни көткәнен, ни буласын белми. Кайчагында санаулы минут-секундлар язмышыңны бөтенләй кирегә бора да куя. Әле егермесе дә тулмаган, энергиясе ташып торган япь-яшь Гаяз Килмәкәев белән дә шулай була. «Кинәт мотоциклның фаралары янмый башлады», дип искә ала ул фаҗигале төнне Гаяз. «Бик каты бәрелү һәм тирә-юньгә ут көлтәләре чәчелгәнен генә хәтерлим. Аңыма килгәндә, больницада ята идем. Авария булган, ике мотоцикл бәрелешкәч, бензин багы шартлаган икән.»
    279
    0
    1
  • 8 декабря 2017 в 07:53
    Менә шундый мәхәббәт… [тормыш хәле, гыйбрәт] “Кыйный, димәк ярата…” Хәзерге заманага әлеге фикер туры килеп тә бетми кебек, әмма саннар киресен күрсәтә. Ирнең дорфалыгына, кул күтәрүенә түзеп яшәүче хатын-кызлар кимеми. Кемдер мондый тормышны “балам әтиле булсын” дип сайлый, башкалар, күпме генә китәргә теләсәләр дә, финанс яктан гаиләне берүзе тәэмин итә алмый. Ни гаҗәп, усал ир белән торуны “бу мәхәббәт” дип аңлатучылар да бар икән…
    272
    0
    0